Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Буага Марат Әхмәтов килде

Татарстан Республикасы Президенты каршындагы татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов, Идел аръягы районнары башлыклары, мәгариф, мәдәният идарәләре җитәкчеләре Буада милләтне, телне саклау буенча башкарылучы гамәлләр белән якыннан таныштылар.

 

Ул Исәктән башланды. Кайчандыр зур авыл булып, бүген инде бетүгә табан барган авылга соңгы елларда яңа сулыш өрелде. Зур мәчете, кибете, кафесы, тегү цехы, күркәләр һәм бройлер чебешләр асралучы кошчылык фермасы эшләп тора. Быел аларга Хәсәнҗановларның гаилә сыер фермасы да кушылды. Язын Киров өлкәсеннән кайтарылган голштин нәселле 40 тананың барысы да бозаулаган. Алардан көн саен бер тоннадан күбрәк сөт савып алалар. Крестьян-фермер хуҗалыгы башлыгы  Рәмис Хәсәнҗанов әйтүенчә, киләчәктә сыерларның санын 70кә җиткерергә планлаштыралар. Моның өчен бөтен шартлар тудырылган – ферма заманча җиһазландырылган, малларга урын җитә, чәчүлек җирләре, азык әзерләү өчен барлык төр техникалары һәм иң мөһиме – һәрдаим ярдәмгә ашкынучы уллары бар. Казанда үз бизнесы белән шөгыльләнүче Рәдис, гомумән, бу эшнең башлап йөрүчесе. Ә авылдагы барлык диярлек ачылышларның инициаторы –  монда туып-үскән, Казандагы Буа якташлыгы җәмгыяте президенты Ирек Закиров. Марат Готыф улы, цехның, фермаларның эшчәнлегенә югары бәя биреп, аңа авылны яшәтергә омтылышы өчен рәхмәтен җиткерде.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев