Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Буалы яшь волейболчылар - Татарстан чемпионары

“Юность” спорт мәктәбендә Руслан Ибраһимов кул астында шөгыльләнүче 2011-2012 елгы ир балалар волейбол белән җитди шөгыльләнүләрен уңышлары белән раслап киләләр.

Команданың шушы көннәрдә генә республика беренчелегендә җиңеп, ил күләмендәге ярышларга юллама алулары турында хәбәр иткән идек инде. Бүген шуңа әзерләнүләре. Әлеге бәйге декабрь аенда Түбән Новгородта узачак. Ә аңа кадәр көчләрен шулай ук төрле регионнардан командалар җыелачак Мәскәү өлкәсе бәйгесендә сынаячаклар. 
Руслан Ибраһимов һәр ярышта җиңүгә омтылып уйнаган шәкертләренең аларда да сынатмаячакларына ышана. Беренчедән, ике ел элек оешкан команда инде бер бөтенгә әверелгән, уенчылар агымы юк. Икенчедән, тренер аларны физик активлыкларына һәм эшләү сәләтләренә карап сайлап алган. Тагын Руслан балаларның күңелләре нәрсәгә ятуын, омтылышларын да өйрәнә. Бу максатта ул алар белән психологик семинарлар үткәрә.

— Без максатлар куярга, аларга ирешергә өйрәнәбез. Тормышның өстенлекләрен барлап, аларны дөрес тәртиптә куярга тырышабыз, — ди ул. Ә иң мөһиме, барлык спорт төрләрендәге кебек, җиде кат тир чыкканчы шөгыльләнәләр яшь волейболчылар. Ике сәгатьлек тренировкалар көн саен уза. Каникуллар вакытында икешәр тапкыр да. Алар разминкадан башлана. Без дә бер өлешен күзәттек. Балалар кулларына туп алганчы төрле күнегүләр ясадылар, йөгерделәр. Руслан Ибраһимов әйтүенчә, разминка күнегүләре мускулларны һәм буыннарны җылытуга юнәлдерелгән. Бу кан әйләнешен яхшыртырга һәм травмалар алуны киметеп, организмны физик йөкләнешкә әзерләргә булыша. Разминка шулай ук сыгылмалылыкны һәм хәрәкәтчәнлекне арттыру, координацияне, реакцияне һәм балансны үстерү, психологик әзерлек өчен кирәк. Болар барысы да мәйданчыкта төрле хәрәкәтләр башкарырга, кирәкле күнекмәләрне үзләштерергә һәм тренировканы, уенны тиешле дәрәҗәдә башкарып чыгарга ярдәм итә. Моны аңлаучы балалар күнегүләрне калдырмаска, тренерлары кушканны җиренә җиткереп үтәргә тырышалар. Араларында профессиональ клубларда шөгыльләнергә теләүчеләр дә юк түгел. 

— Балалар әле яшь. Бүген барысының да потенциалын ачу мөһим. Бу хакта ике-өч елдан соң уйларга мөмкин булачак, — ди Руслан Ибраһимов. Аның өлкәнрәк яшьтәге уенчылары арасыннан Артур Насыйров «ЗенитКазан» яшьләр клубында уйный инде. Быел аңа Дияр Гафуров кушылачак. 

Баскетболдан — волейболга 

Үзен киләчәктә волейбол спорты белән бәйләргә теләүчеләнең берсе — Тимур Нигъмәтуллин. Шәһәрнең М. Вахитов исемендәге гимназиядә бишенче сыйныфта укучы егет кечкенәдән спорт белән дус. Йөзү, баскетбол белән шөгыльләнгән. Ә көннәрдән бер көнне күңеле волейболга тарткан аның. Ничек шулай килеп чыкканын бүген инде хәтерләми дә. Моның дөрес адым булганына көннән-көн инана гына. Өченче ел әлеге спорт төрендә ул, төп составта уйный.

— Волейбол миңа бик ошый. Аны көне-төне уйнарга риза. Бигрәк тә җиңүләр рухландыра. Уен вакытында миңа тупны кабул итү ошый. Тренерым да моның яхшы килеп чыгуын әйтә, — ди Тимур. 

Егетне әнисе Гөлсинә Сафина да рухландыра. Ул улының бер генә уенын да калдырмый.

— Аның гына түгел, барлык балалар өчен җан атам, — ди. Ул әле җанатар гына түгел, командага ярдәм итүче дә. Мәктәптән тыш эшләр үзәгендә гимнастика түгәрәген алып баручы Гөлсинә Хәйдәровна волейболчы яшьләр белән дә бу юнәлештә шөгыльләнә. 

— Сыгылмалылык аларга да бик кирәк, — ди ул. Улы белән өйдә дә күнегүләр ясыйлар. Дәресләр һәм кичке тренировка арасында ярты сәгатьне шуңа багышлыйлар. Тимур барысына да өлгерергә тырыша. Мәктәптә дә әйбәт укый. 

«Чакыруны кабул иттем» 

Лицей-интернатта белем алучы Ризван Хисаметдинов та бер спорт төрен икенчесенә алыштырган. Волейболга самбодан күчкән ул.
— Ике ел элек, мин дүртенче сыйныфта белем алганда класска Руслан Илнур улы килде. «Кемнең волейбол белән шөгыльләнәсе килә?» дип сорады. Мин кул күтәрдем. Дустым белән икәү идек. Бераздан ул ташлады. Ә миңа беренче көннән ничек ошаган иде, хәзер дә шулай. Бик кызыклы спорт төре. Төп составта уйныйм, барлык ярышларда катнашам. Киләчәктә волейболчы буласым килә. Моның өчен бар көчемне куячакмын, — ди Ризван. Аның да әти-әнисе улларының теләген хуплыйлар, һәрьяклап ярдәм итәләр, ярышларга йөриләр.

Егетләр тагын тренерларының бик әйбәт булуын әйтәләр. Ике як бер-берсен аңлаганга, бер максатка эшләгәнгә җиңүләр дә тиз килә. Алар дәвамлы булсын, яшь волейболчылар куелган максатларына ирешсен иде.

Сүз уңаеннан 
Ир балалар командасы артыннан шулай ук 2011-2012 елларда туган кызлар командасы да Татарстан Беренчелегендә отты. «Юность» спорт мәктәбе тренеры Наталья Зеленова шәкертләре бу җиңүне Казаннан алып кайттылар. Аларны да алда Россия күләмендәге ярышлар көтә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев