Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Буалы укытучыларны тәбрикләделәр (+фото)

Укытучылар көненә багышланган бәйрәм Мәдәни үсеш үзәгендә узды.

Зал тутырып килгән мөгаллимнәрне, мәгариф ветераннарын  муниципаль район башлыгы Ранис Камәртдинов, Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Депутаты Шакир Яһүдин, Казандагы “Буа якташлыгы” җәмгыяте президенты Ирек Закиров котладылар. Укытучылар, тәрбиячеләр, балалар сәхнәдән иң матур чыгышларын бүләк иттеләр. Хезмәтләрендә зур уңышларга ирешкән укытучылар Дәүләт бүләкләре, Мактау Грамоталары, Рәхмәт хатлары алдыдар. Традиция буенча Ирек Закиров район данын еракларга тараткан өч укытучыга акчалата премияләр тапшырды. Быел аңа Протопопово мәктәбенең биология һәм география укытучысы Андрей Андреев, лицей-интернатта башлангыч сыйныфларга белем бирүче Наталья Константинова һәм 1 номерлы мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Фәүзия Хәйретдинова лаек булдылар.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев