Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Буалыларга киңәш: бакчадагы яшелчә, җимешне кырау сукса, нишләргә?

Бу уңайдан безгә һәвәскәр бакчачы Фәридә Зәйнуллина киңәшләрен бирде.

 

 

Соңгы көннәрдә төнлә кыраулар булды. Ул бакчадагы күп үсемлекләргә, агачларга зыян салды. Соңгылары өлешчә чәчәк койды. Нишләргә?

Фәридә Зәйнуллина белдерүенчә, безнең районда кырау сугуны агачлар барыбер җиңелрәк кичерергә тиеш. Чөнки яңгырлар булды, дым күп булу берникадәр салкын тиюдән саклый.

– Биек агачлар зыян күрмәде, дисәм дә була. Шуңа халыкка тәбәнәк буйлы җимеш куакларына кызыгырга кирәкми, чөнки кырау булганда төп салкын җиргә төшә, өскә менгән саен һава җылына. Шуңа биек агачлардан баш тартмагыз. Кырау суккач, агачларга да, үсемлекләргә дә кичекмәстән, төнлә булса да янтарь кислотасы кушылган салкын су сибегез. Ул кырау суккач, үсемлекләрдә барган кристаллашу процессын акрынайта. Моны кояш чыкканчы эшләү отышлы, - диде ул.

Кыраулар була, дип хәбәрләр ишетелә башлагач ук аңа әзерләнергә кирәк. Хәзер кибетләрдә махсус япкычлар (киң таралганы – агроспан) бар. Бер дә булмаса, иске әрҗә, чиләкләр белән капларга була. Җиләкләргә, редискаларга, шпинатларга салам, кипкән печән ябу яхшы. Бу беренчедән, ышыклый, икенчедән, мүлчәли. Тик җиләкләр өчен артык борчылырга кирәкми, алар минус 9 градус суыкка да чыдый. Чәчәкләрен салкын алса да, ян-яктан өстәмә сабаклар чыгаралар. Әле бер тапкыр гына җимеш бирүче җиләк сортлары чәчәк атмаган, бу файдага гына.

Шулай ук профилактикалау өчен түбәндәге эремәне кулланырга мөмкин икән. Һәвәскәр бакчачы фикеренчә, бу бик яхшы ысул, быел булмаса, киләчәк тә истә калдырырга кирәк. 1,5 литр кайнар суга 75 грамм икеләтә суперфосфат кушып, 4 сәгать буе төнәтәбез. Аннан сөзеп 15 литр суга салып агачларга сибәргә. Әлеге катнашма кристаллаштырудан саклый. Агачларга берничә чиләк җылы су сипсәң ярый, бер дә булмаса җылы су тутырылган савытлар калдыру да яхшы. Үсемлек суны күбрәк алып калган саен кырауга аз бирешә.

Әлфинур Йосыпова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев