Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Буаның Болын урамы проблемасы тигезсезлек һәм тротуар кирәк

Кайдадыр юллар булмаудан зарлансалар, шәһәрнең Болын урамында яшәүчеләр аның тигез һәм тоткарлыксыз булуыннан аптырыйлар. Ничекме? Моннан ике ел элек аларның гозере буенча яңа ясалган юлдан автомобильләрнең куып йөрүе, яшәүчеләр өчен куркыныч булуы турында язма бастырылган иде. Әлеге материалда белгечләр бу проблеманы өйрәнеп, хәл ителәчәгенә ышандырган иделәр. Шушы көннәрдә алар кабат редакциягә мөрәҗәгать итте, ник безнең проблема һаман хәл ителмәгән, дип.

Бу теманы алгарак китеп башларгадыр. Яшәүчеләр алдан Болын урамына юл ясауны сораганнар.Әмма яңа юл яңа борчу китереп чыгарган. Шома асфальттан транспорт җилдәй “оча” башлаган. Урам тар. Җитмәсә тагын алты урам белән кисешә. Тротуарлар бик начар хәлдә. Автомобильләрдән курка-курка булса да, җәяүлеләр дә юлдан йөри. Ул вакытта район башкарма комитетының юл, транспорт, торак-коммуналь хуҗалыгы бүлеге җитәкчелеге Болын урамында юл файдалануга тапшырылганнан алып 5 ел дәвамында гарантияле хезмәт күрсәтүдә була, шуңа күрә ремонт яисә башка казу эшләре алып бару тыела. Әмма тизлекне чикләүче һәм зур йөк автомобильләре йөрүне тыючы юл билгеләре урнаштыру мәсьәләсе тикшерелеп, хәл ителәчәк, дип ышандырган иде.

Болын урамында яшәүчеләрнең борчылулары нигезсез дә түгел: аларның берсе Фәния апа Вафина әйтүенчә, ике ел элек бер автомобильче, идарәне югалтып, юл буендагы йортка килеп кергән, велосипедлы бала транспорт һәлакәтенә эләккән. Быел август аенда анда тагын зур һәлакәт булды. Казан-Ульяновск трассасында боҗра юл төзелү сәбәпле, хәрәкәт тагын да арткан.

-Транспорт агымы әйтеп бетергесез күп, юл яхшы булгач әкрен йөрүчесе сирәк. Быел 21 августта тыкрыкта өч кеше катнашында килеп чыккан юл-транспорт фаҗигасенең да бер сәбәбе шулдыр, дип уйлыйбыз. Болын урамында бу проблема калачакмы икән, дип борчылабыз, - ди өлкән яшьтәге пенсионер.

Әлеге урамда яшәүче балалы әти-әниләр кабат тротуар турында да сүз кузгалтты. Ике елдан бирле үзара салым акчасын түләп, үз урамнарында җәяүле юлы ясауларын көтә алар. Ә тигезсезлекләр һәм юл билгеләре кайчан булачак? Район ЮХИДИ бүлекчәсе начальнигы Рамил Миңнебаев сүзләренә караганда, Болын урамындагы юлдагы хәрәкәт алар тарафыннан өйрәнелгән. Аның

чыннан да тыгыз булуы ачыкланган. Нәтиҗәдә, әлеге урамда ике урында ясалма тигезсезлек ясау турында шәһәр башкарма комитетына предписание язып җибәрелгән. Анда ел ахырына кадәр тигезсезлекләр ясалырга тиешлеге күрсәтелгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев