Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Буаның «Ак калфак» оешмасы хатын-кызлары мобилизацияләнүчеләргә носки бәйләделәр

«Кайсыгызнын кулы җылы» акциясенә кушылып Буа «Аккалфак» татар хатын- кызларынын иҗтимагый оешмасы бу көннәрдә очрашуга җыелды.

Төп максат мобилизацияләнүчеләргә ярдәм күрсәтү.Акция  игьлан ителүгә хатын- кыэлар бердәм булып йон оекбаш, җылы бияләй ише әйберләр әзерли башлады.Кемдер җылы термо трико, кайсылары пачкалы чәй,сөлге алып килүчеләр дә булды. Бу эшне безнен Региональ татар хатын- кызларынын Аккалфак" иҗтимагый оешма рәисе Кадрия Идрисова инициативасы белән башланып китте.Очрашуда ветераннар советы рәисе Җ.Исламовна да килгән иде, анын белән әйберләргә  опис ь ясадык. Аннан сон культура жыйган эйберлэр белэн бергә Штаб ка  җибәрдек. БУ Эштә Кильдураз Чәчкап Аксу Бик Үти  авыл җирлекләрендәге Аккалфаклы  олы апалар үзләре өрләгән йоннан оекбашлар бәйләп тапшырса, шәһәрле---- апа  5 пар  башмак бәйләп җибәргән иде.Шәһәрдә яшәп иҗат итүче Фәрит абый Нуруллин исә махсус шигырь язып тапшырды аеы да коробкага салдык.
Очрашула Аккалфаклылар шигырь дә укыдылар ( Нәфисә Әфлетунова  1 класс укучысы,  АккалфаклыАлсу Садретдинова, Роза Нуруллин)  Фирдәүсә Хасанованын " Сагынам дуслар илкәйне" җыры да хәрбиләрнен сау исән булып туган якларына әйләнеп кайтырга булсын дигән теләкләрдә янгырады. Әлеге изге гамәл һәр авыл җирлегендә бара, Җ.Исламовна әзер әйберләрне  штабка китерү мөмкинлеген әйтие. Безнен кызларда әлеге эшнен дәвамлы булыр дилеләр. Ин мөхиме илебезгә тынычлык телибез

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев