Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Буаның Иске Борындык авылында яңа ФАП ачылды (+фото)

Модульле фельдшерлык-акушерлык пункты Боерган авыл җирлегенә кергән Иске Борындык һәм Чуаш Сарыкамышы авылларында яшәүче 220дән күбрәк кешегә хезмәт күрсәтәчәк.

 

Аны ачу тантанасында муниципаль район башлыгы Ранис Камәртдинов, Россия Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов, Татарстан Республикасы  Дәүләт Советы депутаты Шакир Яһүдин, ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының техник контроль һәм хезмәтне саклау бүлеге начальнигы Эдуард Шиверских катнаштылар. Алар бәйрәмгә җыелган әлеге авыллар халкына ФАПка бары профилактика өчен генә килүләрен теләделәр.

Моңа кадәр пункт бер гасырдан күбрәк вакыт элек салынган сәүдәгәр йортында урын алган булган.

Анда кыш көне салкын иде, – диләр яшәүчеләр. Ә 20 елга якын стажлы фельдшер Ирина Ярылкинаның үз эшен яратып, белеп башкаруын әйтәләр.   

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев