Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Буаның Көнбатыш бистәсендә халыкның канализация челтәренә тоташуын башкалар көтә

Шәһәрнең Көнбатыш бистәсендә алты ел элек үзәкләштерелгән канализация системасы файдалануга тапшырылды.

Халык өчен уңайлы да, шул ук вакытта коммуналь хезмәтләр өчен түләүләр арзанрак та булсын, дип эшләгән әлеге системага шушы көнгә кадәр тоташу бик сүлпән бара. “Водоканал” җәмгыяте директоры Алексей ВАСИЛЬЕВ халыкка ни өчен әлеге эшне тизләтү мөһимлеге турында аңлатты. - Алексей Вячеславович, бүгенге көндә бистәдә яшәүче халыкның күпмесе пычрак сулар агып чыгу системасына тоташкан? - Көнбатыш бистәнең ундүрт урамында әшәке сулар агып чыгу өчен система күптән әзер. Һәм бүгенге көндә әлеге хезмәттән 580 йортның нибары 108е генә файдалана. Иң активларны әйтеп үтсәк: Ф. Җамалиева урамында 92 йортның 10ысы (тагын 15 хуҗалык техник шартлар алган), Кояшлы урамда 91 йортның 16сы (тагын 26 хуҗалык техник шартлар алган), Бакча урамында 67 йортның 24е (тагын 29 хуҗалык техник шартлар алган) үзәкләштерелгән системага тоташкан. Арада урамнары белән бер генә йорт та тоташмаган очраклар да бар. Мин бу саннарны халыкка беркүпме күзаллау өчен китердем. Күрәсезме, әле безнең алда күпме эш тора. Моңа кадәр дә халык белән җыелып сөйләшүләр алып бардык. Күбесе кулланган су агып чыгу өчен базыбыз бар, кирәкми, дигән фикер җиткергән иделәр. Тик монда, кызганычка каршы, бистә халкы үзе турында гына уйлый. Алар шәһәрнең башка урамнарда яшәүче халыкны мондый уңайлылык белән тәэмин итүне тоткарлыйлар. Канализация ясау республикада гамәлдә булган программалар нигезендә алып барыла. Үзәкләштерелгән система ясау хөкүмәт тарафыннан финанслана, ә аңа тоташуны абонент үз кесәсеннән башкарырга тиеш. Моның өчен акча каралмаган. Бу эш белән районда шөгыльләнүче оешмалар бар. Эшне тагын да тизләтү һәм яшәүчеләрнең чыгымнарын киметү максатында район хакимияте халыкка түләүсез техника (экскаватор) белән ярдәм итәргә әзер. Моның өчен абонент шәһәр башкарма комитетына гариза язарга һәм казу эшләренең нинди адрес буенча һәм төгәл вакытын күрсәтеп мөрәҗәгать итәргә тиеш. Тагын өстәмә мәгълүмат: яшәүчеләргә бер урамга уртак бер техник условие документы ясатырга да мөмкин. - Сез Көнбатыш бистәдә яшәүче халык шәһәрнең башка өлешендә яшәүчеләрне үзәкләштерелгән канализацияґә күчүгә тоткарлый, дидегез. Алга табан шәһәрнең кайсы урамнары уртак канализацияле булачак? - Шәһәрдә үзәкләштерелгән канализация системасын ясау, әйткәнебезчә, республика программасы нигезендә бара һәм ул берничә этаптан тора. Аның беренче этабы Көнбатыш бистәдән башланды. Алга табан бу программа нигезендә шәһәрнең Комаров, Совет, Җиңүнең 65 еллыгы, Тимер юл, Вокзал урамнарында да канализация системасын ясау планда тора. Тик моның өчен беренче этапның төгәлләнүе, ягъни халык үзәкләштерелгән канализациядән файдалана башлау мөһим. Халык тоташмый икән, димәк безгә канализация кирәкми, дигән сүз. Эшне алга табан алып барып булмый. - Алексей Вячеславович, бәлки кемдер эшне нидән башларга белми торадыр. Аңлатып китегез әле, үзәкләштерелгән канализациягә тоташу тәртибе ничек? - Кулланылган су агу системасына тоташырга теләүче хуҗа иң беренче “Водоканал” җәмгыятенә барып гариза яза һәм аның нигезендә берничә көннән абонентка эш алып бару өчен техник хезмәт паспорты бирелә. Ул аның нигезендә күпфункцияле үзәк аша район башкарма комитетының архитектура бүлекчәсенә җир казу эшләре алып бару өчен ордер алуга гариза яза. Анда күрсәтелгән барлык инстанцияләрдән рөхсәт алганнан соң, казу эшләрен башлый ала. Казу эшләрен алып, кайбер подряд оешмалары эш өчен түләүне берничә өлешкә дә бүлеп түләтә. Тик законсыз рәвештә системага тоташырга ярамый. Болай эшләгәндә абонентка зур штрафлар янаячагын кисәтәм. Шулай ук халыкны борчыган тагын бер сорау, җәйге чорда бакчага су сибү сезонында түләү турында да ачыклык кертеп китәм. Абонент канализациягә тоташкач, "Водоканал" җәмгыятенә бакчага су сибү линиясенә аерым санагыч урнаштыру турында гариза яза һәм ул пломбалана. Сезон башлангач, тәэминат бүлеге санагычтагы мәгълүматны бердәм исәп-хисап үзәгенә тапшыра, шуннан чыгып квитанциядә "су сибү өчен" дигән аерым түләү билгеләнә. Бу очракта абонент су кулланган өчен генә түли, канализациягә түләү алынмый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев