Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Буадан дүрт ир-егет СВОга контракт буенча киттеләр

Аларны Буа хәрби комиссариаты яныннан гаиләләре, якыннары һәм контрактчылар хезмәт иткән оешма вәкилләре озатып калды.

Район хәрби комиссары Радик Төхфәтуллин булачак хәрбиләргә бары командирлар кушкан боерыкларны тиешенчә үтәргә һәм исән сау әйләнеп кайтырга теләде. Контрактчы Алмаз Муратовны хатыны, ике баласы һәм әти-әнисе озатырга килгән иде. Алмаз СВОга үзе теләп китүен әйтте. Моңа кадәр ул “Авангард” җәмгыятендә терлекчелектә эшләгән. Җәмгыять дирекциясе һәм коллективы аны озатырга килгән иде.

Контракчы Владимир Серов икенчегә контракт төзеп китүен әйтә. Үзенең  Ульяновск өлкәсе Цильна районыннан булуын әйтә. Моңа кадәр ул “Вагнер”  шәхси хәрби компаниядә хезмәт иткән. Бахмут шәһәрен алуда катнашкан, берничә тапкыр яраланган. Владимир ир-егетләрне нык булырга, ил чакырганда аны сакларга чакырды. Владимир Серовны  “Яшевка” җирлеге җитәкчелеге озатып калды.

Альберт Усманов Адав-Толымбайавылыннан, ә Шәүкәт Матьязов Иске Лашчыдан. Соңгысын “Риф” җәмгыяте вәкиле озатырга килгән иде.

Егетләр  Казан шәһәрендәге җыелу пунктына озатылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев