Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Казан Кремле янында Идел буе федераль округында Россиянең иң зур флагын җәйделәр

Казан Кремле диварлары астында Россия Федерациясе флагы көне хөрмәтенә 50 метрлы триколор җәелде.

Ул Идел буе федераль округында иң зур флаг булды. Чараны «Бердәм Россия Яшь Гвардиясе» белән «Бердәм Россия» партиясенең Татарстан бүлеге оештырды.

Флагны җәюдә республика югары уку йортлары студентлары, предприятие хезмәткәрләре һәм битараф булмаган үтеп баручылар кушылды, дип сөйләде акцияне оештыручыларның берсе, Казанда яшь гвардиячеләр җитәкчесе Владислав Тарасов.

«Без Идел буе федераль округында Россиянең иң зур флагын (50×30 метр) җәйдек. Безнең өчен яшьләр арасында патриотик юнәлешне үстерү мөһим, яшь гвардиячеләр үз илләре белән һәрвакыт горурланды, горурлана һәм горурланачаклар», — диде Тарасов.

«Бердәм Россия» төбәк сәяси советы әгъзасы, партиянең Казан бүлеге башкарма секретаре, ТР Дәүләт Советы депутаты Ольга Воронова әләмнең халыкның берләшү символына әверелүен билгеләп үтте.

«Бу әләм безнең өчен нәрсә аңлата? Бу ышаныч, өмет, мәхәббәт, җиңү, бердәмлек символы. Россия — күпмилләтле халык. Хәзер катлаулы вазгыятькә бәйле рәвештә, безнең алда торган мәсьәләләрне хәл итәр өчен без бергә булырга тиеш», — дип ассызыклады ул һәм барысын да бәйрәм белән котлады.

Искәртик, россиялеләргә котлау сүзе белән РФ Президенты Владимир Путин мөрәҗәгать итте. Ул ассызыклаганча, Россия триколоры — ул Россия символы гына түгел, ә аның халкының бердәмлеге дә, алга, җиңүгә бару өчен илһам да.

Россиядә РФ Дәүләт флагы көне 22 августта билгеләп үтелә. Бәйрәм көне РФ Президентының «Россия Федерациясе Дәүләт флагы көне турында» 1994 елның 20 августындагы карары нигезендә билгеләнгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев