Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Министр Марат Әхмәтов буалы игенчеләр эшенә нинди бәя бирде?

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов районга язгы кыр эшләре барышы белән танышу максатында килде. Хуҗалыклар кырларын караганнан соң ул “Буа-Алан” мәйданында хуҗалыклар җитәкчеләре, фермерлар, авыл җирлекләре башлыклары белән очрашты.

— Быел барлык кырларда  үсентеләрнең тишелеше әйбәт. Буалыларның яхшы уңыш җыеп алуга һәм республикада беренче өчлеккә керүгә потенциалы зур. Моның өчен тагын да тырышырга кирәклеген дә онытмагыз.  Көчле районнар күп, – диде ул. Министр язгы кыр эшләрен оператив башкарулары өчен дә мактау сүзләрен  җиткерде.

– Узган ел корылык аркасында уҗым культураларының көзеннән үк тишелмәве аркасында быел 16 мең гектарда кабат чәчү үткәрергә туры килсә дә,  сынатмадыгыз, – диде. Муниципаль район башлыгы Марат Җаббаров чәчү күләмен саннарда җиткерде. Аның сүзләренә караганда, бүген ул барлык мәйданның 99 процентында башкарылган. Рапс һәм кукуруз чәчүне генә төгәллисе калган. Гомумән алганда чәчү 72 мең гектардан күбрәк мәйданда үткәрелгән.

Марат Готыф улы киләсе атнадан терлек азыгы әзерләү башланачагын, Буада да күпьелык үләннәрнең торышы яхшы булуын ассызыклады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев