Буа районы башлыгы сайлауларның беренче көнендә үк тавыш бирде
Көн темасы

Буа районы башлыгы сайлауларның беренче көнендә үк тавыш бирде

Шәһәрнең лицей-интернатында урнашкан 1179 номерлы сайлау участогына Буа районы башлыгы Ранис Камәртдинов тормыш иптәше Алина Камәртдинова белән бүген, 18 сентябрьдә, көн уртасында килде.

 

Ранис Рафисович  үз сайлавын ясаганнан соң  җирле журналистлар белән дә аралашты.

- Бүген безнең  илдә Россия Федерациясе Дәүләт Думасына депутатлар сайлау буенча өч көнлек сайлаулар башланды.  Мин үз сайлау участогыма килеп тавыш бирдем. Барлык буалыларны кушылырга, актив булырга чакырам. Иртәгәсе көнебез бүгенге сайлауларга бәйле, - диде ул.


Нет комментариев