Хәзер алар, уртача алганда, 4 эш көнендә карала.
Бу билгеләнгән сроктан бер көнгә кимрәк һәм әле берничә ел элек булганыннан ике тапкырга тизрәк дигән сүз.
Гаризалар буенча карар кабул итүне тизләтүгә процессларны санлаштыру нәтиҗәсендә ирешеп булды. 2021 елга кадәр ана капиталы буенча гаризаны карау бер айга кадәр вакыт алырга мөмкин иде, соңрак срок биш эш көненә кадәр кыскартылды.
Ана капиталы акчаларыннан файдалану турындагы гаризаларны карау срогы Федераль закон нормасы нигезендә 5 эш көне тәшкил итә. Кирәкле белешмәләр электрон ведомствоара хезмәттәшлек кысаларында гамәлгә ашырыла.
Ата-аналарга "Дәүләт хезмәтләре" порталы аша электрон гариза тапшыру һәм кирәкле документларны бирү дә җитә.
- Без ана капиталы белән эш итү процессын ата-аналар өчен мөмкин кадәр тиз һәм уңайлы итү өстендә эшләүне дәвам итәбез. Срокны дүрт көнгә кадәр кыскарту - процедураларны цифрлаштыру һәм гадиләштерү буенча системалы эш нәтиҗәсе ул. Шул ук вакытта кирәкле мәгълүматларны тикшерү сыйфаты югары дәрәҗәдә кала, - дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы буенча Социаль фонд бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин.
Социаль ярдәм чаралары, түләүләр һәм Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы бүлеге хезмәтләре турында тулы һәм дөрес мәгълүматны СФР сайтында һәм социаль челтәрләрдәге MAX, ВКонтакте, Одноклассники һәм Телеграм рәсми аккаунтларда табарга мөмкин.
Нет комментариев