Байрак
  • Рус Тат
  • Комбайнчылар арасында ярыш дәвам итә. Район конкурсының чираттагы җиңүчеләре билгеле

    Өченче төркемгә керүче комбайннарда эшләүчеләр арасында беренче булып 1 мең тонна ашлыкны “Кыят”тан Александр Грачев суктыруы һәм 7 мең сум премия белән бүләкләнүе турында хәбәр иткән идек инде. Бу чикне икенче-өченче булып “Авангард”тан Зөлфәт Измайлов һәм “Коммуна”дан Рафыйк Шакирҗанов уздылар. Алар өчен премия 5 һәм 3 мең сумга тиң. Икенче төркемгә керүче “Акрос-530” комбайннарын иярләүчеләрдән әлеге бүләкләр ияләре – “Коммуна”дан 750 тонна игенне беренче һәм өченче булып суктырган Илдус Насыйбуллин, Ринат Нигъмәтуллин, “Авангард”тан икенче булган Николай Николаев.

    Комбайнчылар арасында республика бәйгесе дә игълан ителде. Татарстанның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының рәсми сайтыннан алынган мәгълүматларга караганда, быел министрлык комиссиясе республика һәм район дәрәҗәсендә игеннәрне суктыруда һәм урдыруда 490 җиңүчене билгеләячәк. 50шәр мең сум премияне ашлык суктыруда иң югары нәтиҗәләргә ирешкән 240 комбайнчы алачак. Аларны 4 төркем буенча билгеләячәкләр. Өч төркемдә 40ар мең сум премия урдыруда иң яхшы эшләүче 50 механизаторга биреләчәк. Районнар конкурслары нәтиҗәләре буенча җиңүче 200 комбайнчыга 30ар мең сум акчалата бүләк тапшырылачак. Буалылардан аны республика дәрәҗәсенә узмаган җиде комбайнчы алачак.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: