Буада юкка чыккан авыллар урынында тагын ике стела ачылды
Кичә, бүген, иртәгә

Буада юкка чыккан авыллар урынында тагын ике стела ачылды

Бу юлы ата-бабаларын искә алу мөмкинлеге Кызыл Каен һәм Утинка авылларыннан чыккан кешеләр өчен булдырылды.

Аларны тантаналы ачу Бөек Җиңү көнендә узды. Бүген төрле җирләргә сибелеп яшәүче әлеге авыллар халкын, аларның туганнарын муниципаль район башлыгы Ранис Камәртдинов, Казандагы “Буа якташлыгы” җәмгыяте президенты Ирек Закиров сәламләделәр. Соңыннан барысы бергә истәлеккә фотога төштеләр.

Сүз уңаеннан,  районда юкка чыккан, бетерелгән авыллар исемен мәңгеләштерү буенча масштаблы эш узган ел Буа якташлыгы инициативасы белән ТАССРның 100 еллыгы һәм Бөек Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан старт алган иде. Былтыр өч, быел биш стела урнаштырылды. Бу эш алга таба да дәвам итәчәк – районда мондый авыллар саны 30дан артык.

 

 

Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды

Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.

Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.


Нет комментариев