Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Буада авыл хуҗалыгында җитештерүнең нәтиҗәлелеген үстерү турында сөйләштеләр

Бу темага багышланган зона семинар-киңәшмәсе бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, аның урынбасарлары Илдус Габдрахманов, Нәҗип Хәҗипов, Идел аръягы районнары башлыклары, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләре начальниклары, эре авыл хуҗалыгы предприятиеләре, крестьян-фермер хуҗалыклары җитәкчеләре  катнашында мәдәни үсеш үзәгендә узды.

Киңәшмәне алып барган Марат Әхмәтов әлеге зонаны депресссив территория, дип атады. Үсемлекчелек тармагында күрсәткечләрнең түбән булуы корылыкка гына бәйле түгеллеген әйтте. Моңа дәлил – районнар эчендә хуҗалыклар арасындагы зур аерма. Аның сүзләренчә, барысы да дөрес идарә итүдән тора.

– Үсемлекчелектә уртача республика күләмендә эшләнгән очракта да 4  миллион тонналы чикне уза алган булыр идек,- диде ул. Шулай ук түбән хезмәт хакы түләүче хуҗалыкларны да тәнкыйтьләде, уҗымнар буенча проблемалар булуын әйтте.

Илдус Габдрахманов үсемлекчелек, Нәҗип Хәҗипов терлекчелек тармакларына тулы анализ ясап, проблемаларны барладылар, аларны чишү, авыл хуҗалыгы җитештерүенең нәтиҗәлелеген үстерү юлларын барладылар, башка зоналарда уңай мисалларны күрсәттеләр.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев