Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Буалыларның Яңа ел хыяллары чынган ашты (+фото)

Буада яшәүче күп балалы Аитовлар гаиләсендә балалар тимераякта шуарга яраталар – алар “Арктика”да еш булалар. Әниләре ялгыз тәрбияләгән биш бала үз тимераяклары турында хыялланганнар.

Ә күп балалы Куравиннар гаиләсе әлегә әтиләре хезмәт хакына яши, әниләре декрет ялында. Гаиләдә балаларга матур кышкы киемнәр сатып алырга теләгәннәр.

Ә Чуйкиннар гаиләсенә балалары өчен коляска һәм карават кирәк булган. Социаль хезмәт күрсәтү үзәге клубы әгъзасы Диләрә Гайнетдинова яңа ноутбок турында хыялланган.

Гаиләләргә һәм балаларга Яңа ел хыялларын тормышка ашырырга Буа муниципаль районы башлыгы Марат Җаббаров булышты. Иң мөһиме алар Яңа ел могҗизасына бары тик ышанырга кирәклеген, аның гамәлгә ашачагын аңладылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев