Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Чуаш Киштәге авыл җирлегендә сайлау участокларына халык актив килә (+фото) 

Әлеге җирлеккә урнашкан Чуаш Киштәге, Таковар, Новоселки авылларындагы сайлау участокларына халык иртәнге сәгатьләрдә үк күпләп килә башлады.

328 сайлаучысы булган Чуаш Киштәге авылында активлык аеруча зур булуы күренә: бер сәгать эчендә 70кә якын сайлаучы үз тавышын бирде. Халык әлеге референдумның тормышны яхшыртуда зур этәргеч булуын берничә елдан бирле тоюларын әйтәләр. 
-Бездә юллар проблемасы теңкәгә тиде. Менә берничә елдан бирле өлешләп ясап киләләр. Кибеткә такыр юлдан барам. Гаиләбез белән референдумда катнашачакбыз. Хөкүмәтнең үзара салым средствосына тагын өстәп акча кайтаруы бик уйлап эшләнелгән программасы дияр иде,- ди Таковар авылында гомер кичерүче Нина Егорова. 
Сүз уңаеннан: авыл җирлеге әлеге референдумда 2014 елдан бирле катнаша. Башта үзара салым акчасын 200 сумнан, аннан 300 сум, соңгы ике елда 500 сумнан җыялар. Әлеге акчаларга өч авылда да зират тирәләре тотып алынган, Чуваш Киштәгендә ике, Таковар авылында бер күпер ремонтланган, Новоселки авылында зиратта инвентарьлар саклау өчен сарай ясалган. Соңгы елларда үзара салым акчасы юллар салуга тотыла. Бүген дә халык үз тавышын юллар салу өчен бирә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев