Көн темасы рубрикасы буенча яңалыклар
-
Буадан “Нечкәбил” конкурсантлары Зөһрә һәм Илнар Талиповлар хәйрия акциясе үткәрде (+фото)
Без “Нечкәбил” республика конкурсында быел безнең районны тәкъдим иткән Зөһрә һәм Илнар Талиповларның бәйгенең алдагы турларында җиңүләрен язган идек.
-
Буа районында урак темпы югары
Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, 23 августка бөртекле һәм бөртекле-кузаклы культураларның 71,8 процентында җыеп алынган.
-
Буа мәктәпләрендә яңача туклану булачак
Районда балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләрне Казан шәһәре азык-төлек һәм социаль туклану департаменты аша тукландыру инде бер елга якын практикалана. Әти-әниләр бердәм меню буенча тукланудан канәгать. Район җитәкчелеге уңай тәҗрибә күрсәткән әлеге яңалыкны яңа уку елы башыннан шәһәр мәктәпләренә кертергә уйлый. Шушы көннәрдә муниципаль район башлыгы Марат Җаббаров инициативасы белән мәгариф идарәсе белгечләре, шәһәр мәктәпләре директорлары, ата-аналар комитетлары әгъзалары департамент комбинатында булып кайттылар.
-
Рөстәм Миңнеханов Буада урак барышы белән танышты (фоторепортаж)
Татарстан Президенты районда урып-җыю эшләренең барышын вертолеттан бәяләде - муниципаль район башлыгы Марат Җаббаров озатуында хуҗалыклар кырлары өстеннән очып әйләнде.
-
Комбайнчылар арасында ярыш дәвам итә. Район конкурсының чираттагы җиңүчеләре билгеле
Өченче төркемгә керүче комбайннарда эшләүчеләр арасында беренче булып 1 мең тонна ашлыкны “Кыят”тан Александр Грачев суктыруы һәм 7 мең сум премия белән бүләкләнүе турында хәбәр иткән идек инде. Бу чикне икенче-өченче булып “Авангард”тан Зөлфәт Измайлов һәм “Коммуна”дан Рафыйк Шакирҗанов уздылар. Алар өчен премия 5 һәм 3 мең сумга тиң. Икенче төркемгә керүче “Акрос-530” комбайннарын иярләүчеләрдән әлеге бүләкләр ияләре – “Коммуна”дан 750 тонна игенне беренче һәм өченче булып суктырган Илдус Насыйбуллин, Ринат Нигъмәтуллин, “Авангард”тан икенче булган Николай Николаев.
-
Буага Пантелеймон көненә Мәскәү өлкәсеннән кадәр кайттылар (фоторепортаж)
Бүген иртән үк Зур Фролово авылы янындагы Пантелейсмонның изге чишмәсе янына Татарстан, Чуашстан республикаларыннан, Россия төбәкләреннән христианнар җыелды.
-
Буалылар Казанның азык-төлек һәм социаль туклану Департаментында кунакта (фоторепортаж)
Бу минутларда район мәктәпләренең ата-аналар комитетлары Казанның азык-төлек һәм социаль туклану Департаменты эшчәнлеге белән таныша.
-
Буада урам киносы фестивале була. Рәхим итегез! (ВИДЕО)
1 август көнне республика районнарында Бөтендөнья урам киносы фестивале узачак. Шул исәптән Буада да. Бу көнне кичке 9нчы яртыда теләгән һәркем шәһәрнең үзәк мзйданына Ял үзәге каршысына ачык һавада кино карый ала.
-
Буа авылларында кош гриппы табылды
Район ветеринария берләшмәсе баш эпизоотологы Ранис Нигъмәтуллин әйтүенчә, Ташкичү, Түбән Наратбаш авылларында берәр, Вольнистанда ике хуҗалыкта тавыкларның һәм үрдәкләрнең кош гриппы аркасында үлүе рәсми рәвештә расланган.
-
Бүген Буа районында уракка төштеләр (ФОТО, ВИДЕО)
Бүген “Авангард” агрофирмасы игенчеләре уракка төштеләр. Алар Татар Аксуы авылы янындагы кырда көзге бодайны җыярга керештеләр.
-
Буада чиркәү әһелләре һәм мөхтәсибәт дуслык матчы уздырды (фоторепортаж)
Районның православие дине әһелләре, мөхтәсибәт вәкилләре “Батыр” спорт мәктәбенең футбол дуслык матчы үткәрелде.
-
Буада кем су "урлый"
КЫЗУЛАР БАШЛАНУ БЕЛӘН ШӘҺӘРДӘ ПРОБЛЕМА ТУА: КҮПКАТЛЫ ЙОРТЛАРДА ГЫНА ТҮГЕЛ, ШӘХСИ СЕКТОРДА ДА ИРТӘНГЕ, КИЧКЕ СӘГАТЬЛӘРДӘ КРАННАН СУ САМАВЫР БОРЫНЫННАН ГЫНА АККАН КЕБЕК КИЛӘ БАШЛЫЙ, ЙӘ БӨТЕНЛӘЙ БЕТӘ. “ВОДОКАНАЛ” ҖӘМГЫЯТЕ БУ ХӘЛГӘ ЮГАРЫ ТЕМПЕРАТУРА ГЫНА ТҮГЕЛ, КАЙБЕР ЯШӘҮЧЕЛӘР ДӘ ГАЕПЛЕ ДИП БАРА. БУ КӨННӘРДӘ КОНТРОЛЕРЛАР САНАГЫЧНЫ УРАП СУ КУЛЛАНУЧЫЛАРНЫ “АУЛЫЙЛАР”.
-
Буалы яшьләрне кичә Ринат Рахматуллин, Мөнир Рахмаев һәм башка артистлар “кыздырды” (+фото)
Кичә кич Яшьләр көне уңаеннан шәһәр үзәгендә зур тамаша булды.
-
Буада Хәтер һәм матәм көне (фоторепортаж)
Бүген буалылар: Бөек Ватан сугышы ветераннары, толлары, яу кырында ятып калган каһарманнарның якыннары шәһәр үзәгенә килде.
-
Илле килолы капчыкта шикәр комы Буа район газетасына язылучыга!
Кадерле буалылар! Нәкъ бакчагызда җиләк-җимеш өлгергән чорда сез, “Байрак” яки “Знамя” яисә “Ялав” район газетасына ярты елга подписка рәсмиләштереп, илле килолы капчыкта шикәр комы һәм башка призлар ота аласыз!