Туган якны өйрәнү музее хезмәткәре Ләлә Латыйпова үз ягыннан нәселенең – 17, ире Ильясныкын – 12 буынга кадәр шәҗәрәсен төзегән.
Әлеге хезмәте “Шәҗәрә – моя родословная” бөтенроссия конкурс-фестивалендә “Профессиональ шәҗәрә” номинациясендә икенче урын алган. Конкурсны оештыручы – Бөтендөнья татар конгрессы. Йомгаклау һәм җиңүчеләрне бүләкләү Яр Чаллы шәһәрендә узган.
– Үзебезнең нәселебезне барлыйсы килү теләге берничә ел элек туды. Кеше олыгайган саен үткәнен күбрәк искә төшерә икән. Бу мавыгу тирәнгә үк керде: хәтта эшемнән отпуск ялы алып, көн-төн белән исәпләшмичә шәҗәрә төзи башладым, - диде ул.
Әлеге күп вакыт һәм түземлелек сорый торган эшне ул якыннарыннан сораштырудан башлаган. Аннан авыл тарихы турындагы китаптан мәгълүматларны шактый җыйган. Кайбер фактларны ачыклау өчен дәүләт архивларыннан да документлар алдырган. Шулай вак пазл җыйган кебек бер әби-бабасы артыннан икенчеләрен эзләп тапкан – 17нче буынга кадәр барып җиткән.
– 1700нче елларда халык саны исәпкә алынмаган. Туганлык сүздә генә булган. Мәсәлән, “фәләннең улы фәлән”, дип, туганлыкны белгертү сүзләре бер-берсенең телендә генә йөргән. Шуңа миңа 18нче гасырда туктарга туры килде. Ирем ягыннан 12 буынны ачыклый алдык, - диде Ләлә Рәис кызы.
Буыннарның исем-фамилияләрен, туган, вафат булган елларын туплап, язып бетергәч, аларны зур баннерга күчереп ясатканнар. Шул рәвешле дивар тулы зур нәсел агачы барлыкка килгән. Бу шәҗәрә белән алар республикада узган “Без тарихта эзлебез” дигән республика бәйгесендә катнашып җиңгәннәр.
– Әле моның белән генә тукталмаска исәп. Әни ягыннан аерым бер шәҗәрә төзисем килә. Алар укытучылар нәселе, шуңа бу үзенә бер династияләр чылбыры килеп чыгачак. Насыйп булсын, - диде Ләлә Латыйпова.
Сүз уңаеннан, Ләлә ханымның әтисе мәрхүм Рәис абый Нәгыймуллин да тарихи чыганакларда мәгълүматлар эзләргә яраткан. Ул авыл тарихы турындагы китабын чыгаруда зур көч керткән.
Әлфинур Йосыпова.

Нет комментариев