Буада иртән юеш кар ява башлады.
Юка гына кар ятса да, әйләнә-тирә ап-ак, кыш әкренләп якынаюын белгертә. Бүген төнлә Буа районында һава температурасы – 4 –7 градус тәшкил итте, аяк асты юка гына катырган иде. Хәзер Буада 0 градус, аяк асты юеш. Билгеле, бүген яуган кар катламы әле эреп бетәчәк. Әмма Буада беренче кар инде моннан берничә атна элек яуган иде. Сынамышлар буенча җиргә кар беренче кар яуганнан соң, 40 көн узгач ятачак.
Нет комментариев