Кичә, бүген, иртәгә

Буаның ‘Авангард» агрофирмасында яңа объект ачылды

Ул - агрофирманың дуңгызчылык комплексында урын алган өстәмә ремонт дуңгызлар үрчетү корпусы.

Яңа комплексны ачу тантанасыЗаманча җиһазландырылган бина 700 башка исәпләнгән.- Киңәйтүне ремонт дуңгызларны читтән сатып алмыйча  тулысынча үзебездә үрчетү максатында башкардык. Моңа 45 миллион сум тирәсе акча тотылды, - ди агрофирманың генераль директоры Николай Курчаткин. Аны ачу тантанасында "Ак Барс" холдинг компаниясе генераль директоры Иван Егоров, муниципаль район башлыгы Ранис Камәртдинов һәм башка кунаклар катнаштылар, агрофирманың эшенә югары бәя бирделәр. Николай Григорьевич раславынча, төзелешләр алга таба  да дәвам итәчәк. Киләсе елда 400 башка исәпләнгән заманча сыер абзарын сафка бастыру планлаштырыла. 
 


Нет комментариев