Шушы көннәрдә аңа 90 яшь тулды.
1968 елда гаиләсе белән Буа районына күченеп кайтканнан бирле Люба Шмураткина “Знамя” газетасы алдыра.
Әби хәзер Рус Киштәге авылында гомер итә. Шушы көннәрдә генә 90 яшен тутырган кечкенә генә буйлы, ябык гәүдәле Люба түти әле дә түрдәге диванына утырып, яраткан газетасын беренче битеннән алып соңгы хәрефенә кадәр укый. Шушы газетаны язучылар белән күрешү насыйп булгач, сөенеп әңгәмә корды.
– Шундый матур язмалар язасыз. Бигрәк тә “Язмышым юлы” бите ошый. Анда кешеләрнең тормыш хәлләрен укыганда кайчакта үземне күз алдына китерәм. Безнең буын нужаны күп күрде. Тормышта югалтулар да күп булды. Ләкин хәтер яши – кадерле кешеләр, балачак турында. Менә шул элеккеләрне искә төшереп язасыз бит сез, - дип әбекәй үзенекен дә сөйләп алды.
Гади тормыш
Апас районында туып-үскән кызны яшьли Югары Ослан районы Ключище авылыннан ерак түгел урманнарга агачлар кисәргә җибәрәләр. Шунда кыз агачлар ташып торучы тракторчы егет белән таныша. Иренең эше турында сорашкач, Люба апаның горурланып: “Виктор бер дигән тракторчы иде ул! Кыят совхозы идарәчесе бирегә эшкә үзе дәшеп кайтарды аны!” диде. Үзенең сыер савучы булып эшләвен дә берничә тапкыр әйтте.
Менә шулай гади тормыш белән яшәп, 7 бала үстергәннәр. Бүгенге көндә аларның өчесе исән түгел. Өстәвенә бер оныгы, өч оныкчыгы махсус хәрби операциядә һәлак булганнар. Үзе әйтмешли, югалтулар күп булган. Шуңа газета битендәге язылган язмышлар аны нык уйландыра да. Без килгән көнне Кыят авылы мәдәният йорты хезмәткәрләре “Минем белән сөйләш, әни” дигән җырны башкарганда да, аның күзләре яшьләнде, иреннәре эчтән генә җыр сүзләрен кабатлады.
Күпне күргән буын өчен “районка” кирәклегенә инанып кайттык. Атнага бер автолавка килүче, күпчелеге олылар яшәүче кечерәеп бара торган авыл халкы өчен безнең газета Буа хәбәрләрен җиткерүче чыганак ул.
Әлфинур Йосыпова.


Нет комментариев