Ипи исе
Кичә, бүген, иртәгә

Ипи исе

Ул без үскәндә гөрләп эшләп торган авылыбыз пекарнясында пешкән ипи исе. Авылда өйдә ипи пешермиләр иде. Мич ипиен тансыклаганда гына пешергәннәрдер, хәтерләмим.

 

Колхозның зууур пекарнясы яки без әйткәнчә, “пикәрне” бар иде. Соңрак ул райпога күчте. Анда пешкән ипине якын тирәдәге авыллар халкы ашады. Арыш ипие, безнеңчә - кара ипи, бодай оныннан – ак ипи, күмәч, сайка пешерәләр иде. Пекарня безнең урам очында булып, ипи пешеп чыккач, хуш исләре безнең капка төбенә кадәр төшеп житә иде. “Эсвежи” пешеп чыккан, кетердәп торган ипиләрне жәен ат арбасына, кышын – чанасына төяп, урам буйлап Насыртдин абый кибеткә алып төшәр иде. Ипиләр ул заманда пакетка терүле түгел, лотоклар белән өсте-өстенә куеп төйиләр дә, брезент белән ябалар, ипинең әйтеп, аңлатып бетереп булмаслык хуш исе - яхшы ислемай исе кебек, шлейф булып шул ат арбасына ияреп барыр иде. Иртәнге якта кибет янында пекарнядан ипи төшкәнне көтеп чират жыела. Көткән арада халык гәп куерта, бернинди радио, телевизор, газета кирәк түгел, бөтен авыл хәбәре шунда. Кемнең сыеры бозаулаган, кемнеке кысыр калган, кем ничә оя каз бастырган, ничә бәбкә чыккан, ничә бакча бәрәңге утырткан, ничә болын печән чапкан, эш көненә пакусны ничә сутыйдан бирәселәр, кышкылыкка “калхуз”дан хужалыкка быел салам тәтисеме… Тагын әллә ниләр, әллә ниләр…

Ул арада Насыртдин абый кибет ишегалдына жигүле аты белән кереп туктый, йөгәнен дивардагы тимер божрага бәйләп куя. Кибет диварындагы абзар тәрәзәсе кадәр генә тишек аша лотоклары белән ипиләрне бирә, эчке яктан кибетче апа кабул итеп алып тора. Чиратта торучы халыкның бер өлеше кибет эчендә, калганнары – урам якта. Авыл апаларының күбесе ак яулыкны туры итеп бәйләгән, сөйкемлелекләре йөзләренә чыккан. Без, бала-чага, ипине кырыйдарак көтәбез, безнең үзебезнең серләр күп, кем кая уйнаган, әнисе нинди күлмәк алган… Менә ипине бушатып бетерәләр. Ипи алганнар өйләренә юнәлә, иртәнге чәйгә гаиләсенә жылысы да суынып өлгермәгән күмәчне алып кайтып житкерергә ашыга…
Ипи, икмәк, ипекәй… ничек шулай бөтен авыл өстенә таралырлык хуш исле булды икән ул элек, ә? Ашыйсы килгәнгә шулай тоелгандыр дисәң... без ипигә тилмергән юклык заманда үсмәдек. Сиксәненче еллар башы, кибет киштәләре тулы заманнар иде. Хәзерге ипиләр нигә андый хуш исле түгел икән? Күп тапкырлар жавап эзләсәм дә бу сорауга, таба алганым юк…
Балачак хfтирәләрен яңарта торган исләргә тагын әнием пешергән мич ашлары исләрен кертер иде. Үзебезнең сыер сөтеннән ясалган эремчек бәлешенең, сызык сыздырып, табага суган белән тезеп пешергән бәрәңгенең, эчәк пирожкиеның, табада суган кушып кыздырган карта, үпкә пәрәмәче, мәтрүшкәле сөтле чәй исен. Бу исләр мине әтиле-әниле, дәү әниле бәхетле балачагыма, туган нигезгә алып кайталар.

Ипи исе күпме хатирәләр уята. Бик еракта калган хатирәләр. Тик алар берсе дә күңелдән жуелмыйлар, әле кичә генә булган кебек, гел искә төшеп, тешләргә кереп, жаннарны жылытып торалар.

 


Нет комментариев