Буа өлкәннәре СВО өчен маскировкалау челтәрләре үрәләр һәм үлән чәйләре тутыралар
Кичә, бүген, иртәгә

Буа өлкәннәре СВО өчен маскировкалау челтәрләре үрәләр һәм үлән чәйләре тутыралар

Өченче яшь буалылар сугышчыларга булышуны системалы алып баралар.

 

 

Җ. Хөснетдинова фотосы.

 

 

Ветераннар Советы президиумы әгъзалары һәм “Буа моңнары” ансамбленә йөрүчеләр, берләшеп, үз өсләренә ике мөһим бурыч алдылар: маскировкалау челтәрләре үрергә һәм киптерелгән үлән чәйләрен пакетларга тутырырга.

Бүген, позицияләрне еш алмаштыру шартларында, махсус хәрби операциядәге егетләргә челтәрләр бик кирәк. Ә үлән чәөләре анларның иммунитетын ныгыта. Өлкәннәр өчен бу булышу гына түгел, ә хәрәкәт һәм актив тормыш рәвеше дә.

Алар челтәрнең һәр җебенә үзләренең йөрәк җылыларын салалар.

Егетләрдән рәхмәт әйтеп язылган хатлар алу исә аларны тагын да күбрәк булышырга рухландыра.

Җ. Хөснетдинова фотосы.


Нет комментариев