Быел озакка сузылган яңгырларның шикәр чөгендеренә йогынтысы шундый.
Ә үстерелгәнне җыюга һава торышы башта гына комачаулады – район хуҗалыкларында бу эшне төгәлләп киләләр инде.
Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, 22 октябрьгә чөгендернең 84 проценты алынган. Җир өстенә барлыгы 402177 тонна тамыразык чыгарылган.
Аның 189 тоннага якыны шикәр заводына тапшырылган. Ә чималны тирә-күрше районнардан да кабул иткән предприятие бүгенге көнгә аны 417 мең тоннадан күбрәк әзерләп, 355 мең тоннасын эшкәртеп. 52 мең тоннага якын шикәр комы эшләп чыгарган.
Кабул итү күләме былтыргыдан 45 мең тоннага артыграк булса да, җитештерелгән шикәр комы шул чамада диярлек. Бу шикәрлелекнең түбәнрәк булуы белән бәйле. Июль-август айларында һәм сентябрь башындагы яңгырлар аны тиешле дәрәҗәдә тупларга мөмкинлек бирмәде. Сезон башланганда шикәрлелек 1,5 процентка кимрәк иде. Хәзер дә “тигезләшә” алмый әле, – ди шикәр заводы генераль директоры Андрей Ермоленко.
Сүз дә юк, чөгендердә шикәр никадәр күбрәк булса, шуның кадәрле яхшырак.
Әмма монысы үстерүчеләрдән һәм эшкәртүчеләрдән генә тормый. Шуңа нинди бары белән эшләргә туры килә. Завод хезмәтчәннәре өчен иң мөһиме – үстерелгәнне мөмкин кадәр кыскарак срокта эшкәртеп бетерү. Андрей Юрьевич әйтүенчә, моңа 520 кешелек коллективның тырышлыгы, максатчанлыгы һәм ел саен үткәрелүче төзекләндерү, реконструкцияләү, модернизацияләү эшләре нәтиҗәсендә ирешәләр. Быел яңа диффузия аппаратын төзеп бетергәннәр. Бу былтыргы тәүлеклек уртача 6270 тоннага тиң эшкәртү күләмен 7600-7900 тоннага җиткерү мөмкинлеге биргән. Тик гадәттәгедән алдарак – 26 августта эшләтеп җибәрелгән предприятиедә баштан ук әлеге күрсәткечкә ирешергә шул ук яңгырлар комачаулаган.
Планлы җите-штерүчәнлеккә сентя-брьнең икенче декадасында гына чыга алдык, – ди җитәкче.
Аның сүзләренчә, шушы темп белән эшләп тә, быелгы сезонның гыйнвар аенда да дәвам итүе ихтимал.
Чөнки уңыш зур. Ул 1 миллион тонна әзерләнер, дип көтелә. Чөгендер игүчеләр ничек кенә татлы тамырны сентябрь-октябрь айларында тапшырып бетерергә теләсә дә, бу кадәрне ай ярым-ике ай эчендә кабул итү мөмкин түгел. Бу өлкәдәге саннарга килгәндә, заводның чимал бүлегенә көн саен физик авырлыкта 8200-8300 тонна татлы тамыр китерелә. Монда шунысын да әйтергә кирәк: элеккеге кебек 150-200әр машинадан торган озын чиратлар юк.
Мин заводка җитәкче булып килгән 2024 елда чөгендер ташу белән автомобиль йөртүчеләр идарә итә иде. Бу, беренчедән, әлеге хезмәтнең бәясе югары булуга китерсә, икенчедән, йөртүчеләр тәүлек буе чиратта тора иделәр. Былтыр эксперимент ясап карадык – ташуны оештыруны үз кулыбызга алдык. Шикәр чөгендерен тапшыручылар белән агентлык килешүләре төзедек, техниканы үзебез ялладык. Быел да әлеге логистиканы сакладык. Төгәлрәк итеп әйткәндә, әйләнештән артык машиналарны алдык. Хәзер алар көненә 3әр-4әр рейска кадәр ясый, – ди Андрей Юрьевич.
Чиратларның юк дәрәҗәсендә икәнлеген үз күзләребез белән күрдек.
Генераль директорның чимал буенча урынбасары Алмаз Шәрипов озатуында 14 гектар мәйдан биләгән бүлекнең һәр почмагы белән диярлек таныштык. Бүгенге материалда 8әр метр биеклеккә җитүче кагатларда физик авырлыкта 65 мең тонна шикәр чөгендере өелеп торуы турында гына әйтеп китәм. Кояштан саклау, дезинфекцияләү максатында “тауларны” известь сөте белән агартып куйганнар. Кагатларга автомобильләр төяп килгән татлы тамыр биш БУМ ярдәмендә бушатыла. Аларның берсенә Андрей Гаврилов идарә итә. Ул өченче сезон хезмәт куя.
– Быел һава торышы әйбәтрәк, эш җайлы бара. Иртәнге 7дән кичке 7гә кадәр 30ар-40ар машина кабул итәбез. Миңа бу эш ошый, шуңа кабат килдем. Барысы да яхшы оештырылган, җитәкчелек әйбәт, – ди ул.
Нет комментариев