Буа прокуратурасы туберкулезга тикшерелергә теләмәүчеләрне моны эшләргә мәҗбүр итә. Бу хөкем ителүчеләргә кагыла
Кеше һәм закон

Буа прокуратурасы туберкулезга тикшерелергә теләмәүчеләрне моны эшләргә мәҗбүр итә. Бу хөкем ителүчеләргә кагыла

Закон буенча изолятордан һәм төзәтү учреждениесеннән азат ителүчеләр, туберкулез авыруы билгеләре булса-булмаса да, 2 ел дәвамында елга ике тапкыр профилактик медицина күзәтүе үтәргә тиешләр. Буа прокуратурасы районда әлеге законның үтәлешен тикшерде. Аның барышында районда яшәүче 4 кешенең 2014-2015 елларда төзәтү учреждениесендә җинаять җәзасын үтәп чыккач та медицина тикшерүен үтмәве ачыкланган....

Закон буенча изолятордан һәм төзәтү учреждениесеннән азат ителүчеләр, туберкулез авыруы билгеләре булса-булмаса да, 2 ел дәвамында елга ике тапкыр профилактик медицина күзәтүе үтәргә тиешләр. Буа прокуратурасы районда әлеге законның үтәлешен тикшерде. Аның барышында районда яшәүче 4 кешенең 2014-2015 елларда төзәтү учреждениесендә җинаять җәзасын үтәп чыккач та медицина тикшерүен үтмәве ачыкланган. Аларның бу гамәлләре башкалар сәламәтлегенә куркыныч тудырырга мөмкин.
Буа прокуратурасы әлеге 4 кешене кичекмәстән медицина тикшерүе үтәргә мәҗбүр итү турында судка дәгъва бирде.


Нет комментариев