Буа яңалыклары

"Байрак" газетасы - Буа районы

18+
Рус Тат
Кичә, бүген, иртәгә

2027 елда Россиядә пенсияләрнең барлык төрләре дә артачак

2027 елда Россиядә пенсияләрнең барлык төрләре артачак, әмма түләү сроклары һәм механизмнары илдәге актуаль икътисади вазгыятьне исәпкә алып билгеләнәчәк, дип хәбәр итте РИА Новостига Плеханов исемендәге университетның «Кеше ресурслары белән идарә итү» сәүдә-сәнәгать палатасы база кафедрасы доценты Людмила Иванова-Швец.

Сүз иминият, социаль, тупланма пенсияләр, шулай ук хәрби пенсияләр һәм эшләүче гражданнар өчен пенсияләрне яңадан исәпләү турында бара.

«Пенсияләрнең барлык төрләре дә ел саен арта, аның күләме пенсия төренә бәйле. Күләме ел ахырына якынрак икътисади вазгыятьне бәяләгәннән соң билгеләнәчәк», - диде Иванова-Швец.

Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2027-elda-rossiyada-pensiyalarnen-barlyk-torlare-da-artacak-5926141

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды

Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.

Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев