Буа үзәгендә ДТП: өч кеше каза күрде
Әлеге юл-транспорт һәлакәте берничә көн элек булды.
“ВАЗ-2114” автомобиле йөртүчесе шәһәрнең Ленин урамыннан Р. Люксембургка чыкканда төп юлдан баручы “Киа” автомобилен күрми. Нәтиҗәдә алар бәрелешәләр. “ВАЗ-2114” салонындагы 1985, 1990, 2002 елгы пассажирлар зыян күрә. Алар дәваханәгә озатылалар. ДТП ясаган йөртүчегә карата административ эш кузгатылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев