Буада “күке” ана бурычын эшләп түли
Кичә, бүген, иртәгә

Буада “күке” ана бурычын эшләп түли

Шушы көннәрдә 41 яшьлек хатын-кыз баласына кабат алимент түләмәгән өчен хөкем ителде.

Әлеге көнгә кадәр дә ул бу гаеп белән административ җаваплылыкка тартылган булган. Ләкин аңа бу сабак булмаган, “күке” ана баласына тиешле акчаларны быел февраль аеннан алып майга кадәр түләмәгән. Нәтиҗәдә аның 284 мең сум бурычы җыелган.

Суд аны 6 айга мәҗбүри эшләргә җибәрү турында карар чыгарды. Хезмәт хакының 5 проценты дәүләт хисабына тотып калыначак.


Нет комментариев