Күптән түгел 35 яшьлек ир-атка карата суд карарын укыдылар.
Ул әнисен кыйнауда гаепләнә. Ир-ат, ачуланып, өлкән яшьтәге әнисенең күз тирәсенә берничә тапкыр суккан. Әлеге ир моңа кадәр дә көч кулланган өчен хөкемгә тартылган булган.
Судта ир гаебен таныды. Ул бер ел дәвамында катгый режимлы төзәтү колониясендә җәзасын үтәячәк.
Нет комментариев