Буада быел СВОда катнашкан ике хәрби дәүләт ярдәменнән файдаланып үз эшен ачкан
Кичә, бүген, иртәгә

Буада быел СВОда катнашкан ике хәрби дәүләт ярдәменнән файдаланып үз эшен ачкан

Буалылар эшле булу максатыннан шөгыль үзәгенә мөрәҗәгать иткәннән соң, аларга эшмәкәрлек эшчәнлеген башлап җибәргән очракта бер тапкыр биреләүче дәүләт ярдәме бирелүен хәбәр итәләр.

145 мең 100 сум күләмендә билгеләнгән беренче ярдәмне буалы хәрби быелның апрель аенда алган. Ул йортлар һәм квартиралар ремонтлау һәм бизәү эшләре белән шөгыльләнә. Быелның май аеннан Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов карары нигезендә субсидиянең суммасы 250 мең сумга кадәр җиткерелү сәбәпле, икенче очракта хәрби шундый ук дәүләт ярдәмен зуррак суммада алган. Ул   авылда сөт җитештерү һәм сату буенча бизнес-план төзеп мөрәҗәгать иткән булган. Киләчәктә савым сыерларын тагын да арттырырга уйлый.

 

Шөгыль үзәгеннән алынган мәгълүматларга караганда, үзмәшгуль булып теркәлеп, шәхси эшен баСВОда хезмәт итүче хәрби үз эшен ачты

Үз эшен башлап җибәрергә теләүчеләр өчен булдырылган әлеге программадан Буа районы буенча җиде кеше файдаланган. Алар арасында шулай ук бухгалтерлык эшчәнлеге, фото-видео хезмәте күрсәтү белән шөгыльләнүчеләр бар.  


Нет комментариев