Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кичә, бүген, иртәгә

Буада гипстан сувенирлар ясыйлар

Гипстан мәче һәм куян ясап була!

 

Әлеге материалны медицина билгеләве буенча гына кулланалар, дип уйлаучылар нык ялгышалар. 

Район мәдәни үсеш үзәге каршындагы кулланма сәнгать түгәрәгенә йөрүчеләр ул өчен бүгенге көндә  алыштыргысыз чимал – арзанлы да, хәтта модалы да. Гипс порошогының ничек карап туймаслык уенчыкларга, сыннарга, сувенирларга әверелүен  безгщ дә күрергә насыйп булды.

Процесс болайрак: түгәрәккә йөрүче балалар иң беренче гипс порошогын тиешле микъдарда су белән болгатып измә ясыйлар. Аны буяу кушып үзең теләгән төскә дә кертергә була. Әлеге массаны төрле формаларга салалар, ул санаулы минутлар эчендә ката. Син күрергә теләгән фигура әзер. Кырыйларын шомартып җибәрсең дә эш матур итеп бизәүдә генә кала.  Аннары гипс фигуралар балалар кулында төрле сыннарга, уенчыкларга,  сувенирларга әвереләләр. Эш бүлмәсендә  инде алардан кечкенә күргәзмә дә барлыкка килгән.

Иң кызыгы бу шөгыльгә малайлар да битараф түгел. Элеккеге балалар бакчасы хезмәткәре, бүген кулланма декоратив сәнгать остасы  Марина  Совина оештырган әлеге түгәрәккә йөрүчеләрнең бер ишесе нәкъ менә  алар.   Әле нинди юллар белән килгәннәр! Мәсәлән, Ибраһим Хисамов алдында, үзе әйтүенчә, өч төрле сайлау торган  - берсе футбол секциясенә, икенчесе – язылып, көрәш буенча күнегүләргә йөрергә, өчесчесе - кулланма сәнгать түгәрәгенә барырга. Яшүсмер  соңгысын сайлый. Үзе теләп!

- Балаларга, мөгаен,  ясау процессының озакка сузылмавы, үз эшеңнең нәтиҗәсен тиз күрә алу ошыйдыр, - дип канәгать елмая Марина Совина.

Бүгенге көндә түгәрәккә егермеләп бала йөри. Җитәкче параллель рәвештә  олылар белән шөгыльләнергә дә каршы түгел.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев