Ирләр өчен ана капиталы алу мөмкинлекләрен киңәйттеләр
Кичә, бүген, иртәгә

Ирләр өчен ана капиталы алу мөмкинлекләрен киңәйттеләр

          Россия Федерациясе Пенсия фондының Татарстан Республикасыбуенчабүлекчәсе аерымочраклардаир-атларның да анакапиталына сертификат алучыбулыргамөмкинбулуынискәтөшерә.


2022 елның 1 маеннан әлеге хокукны бирүче  тормыш хәлләре исемлеге закон тарафыннан киңәйтелгән.Хәзер ана капиталына хокукы булган затлар даирәсенә түбәндәге категорияләр өстәлде:
 - 2007 елның 1 гыйнварыннан башлап туган икенче, өченче яисә аннан соңгы балаларны тәрбияләүче әтиләр яисә аларны уллыкка алучы ир-атлар   (балаларның Россия гражданлыгы булмаган әниләре үлгән яисә үлгән дип танылган очракта);
 - 2020 елның 1 гыйнварыннан соң туган беренче баланы тәрбияләүче яисә уллыкка алучы  ир-атлар ( Россия гражданлыгы булмаган әнисе үлгән яисә үлгән дип танылган очракта).
Шул ук вакытта дәүләт финанс ярдәменә моңа кадәр дә  хокукы булган ир-атлар бар:
 - уллыкка алу турында суд карары 2007 елның 1 гыйнварыннан башлап законлы көченә кергән булса, моңа кадәр өстәмә дәүләт ярдәме чараларына хокуктан файдаланмаган икенче, өченче  яисә аннан соңгы балаларның бердәнбер уллыкка алучылары булып торучы ир-атлар;
 - уллыкка алу турындагы суд карары 2020 елның 1 гыйнварыннан башлап законлы көченә кергән булса, моңа кадәр өстәмә дәүләт ярдәме чараларына хокуктан файдаланмаган, беренче баланың бердәнбер уллыкка алучылары


Нет комментариев