Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кичә, бүген, иртәгә

Буалы педагогларга ноутбоклар тапшырылды

Тантаналы төстә барлыгы 14 яшь педагогка яңа ноутбоклар тапшырылды.

 

Чарада Буа районы башлыгы Ранис Кәмартдинов, Ак Барс Банкның Буадагы офисы җитәкчесе Татьяна  Васильева катнаштылар. Алар әлеге замана техникасы алган укытучыларга нәтиҗәле эшләргә, дигән теләкләрен җиткерделәр.

Барлыгы район мәктәпләре 303 заманча техника алды. Санлаштыру елына багышлаган татарстан мәктәпләрендә ноутбокларны яңарту буенча масштаблы проект Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов инициативасы белән башкарыла. Барлыгы республика буенча 12 мең ноутбок тапшыру планлаштырылган.

– Санлаштыру чорында мондый заманча техника биргән өчен республика җитәкчелегенә һәм Ак Барс Банкка зур рәхмәтебезне белдерәбез. Мондый ярдәм белән без район мәгариф системасының сыйфатын яхшырту өстендә эшләячәкбез, - диде Ранис Кәмартдинов.

Бу сүзләргә район мәгариф начальнигы Наталья Македонская да кушылды. Ул кайбер мәктәпләрдә ноутбоклар җитмәвен, бу укыту эшендә бу чараның зур ярдәм булуын ассызыклап үтте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X