Буа яңалыклары

"Байрак" газетасы - Буа районы

18+
Рус Тат
Кичә, бүген, иртәгә

1 августтан Татарстанда эшләүче пенсионерлар пенсияләренә өстәмә алачак

Татарстан Республикасы буенча Россия Социаль фонды бүлеге гариза кабул имичә генә төбәктә эшләүче халыкның иминият пенсияләренә кабат исәпләү үткәрә . Түләүләрнең максималь артуы 3 пенсия коэффициентын тәшкил итәчәк, бу аена 470,28 сумга туры килә.

 

         

          Өстәмәне эш бирүчеләр алар өчен 2025 елда иминият кертемнәрен түләгән эшләүче пенсионерлар алачак. Арттыру картлык һәм инвалидлык буенча иминият пенсияләре алучыларга кагылачак. Вафат булган туендыручының шәхси счетына элегрәк исәпкә алынмаган акчалар кергән очракта,  шулай ук туендыручысын югалту буенча түләүләр күләме дә артачак.

            Өстәмә күләме пенсионерның хезмәт хакы күләменә бәйле: хезмәт хакы никадәр югарырак булса, өстәмә шулкадәр зуррак. Бүгенге көндә пенсионер рәсми рәвештә эшкә урнаштырылган булса, бер коэффициентның бәясе пенсия билгеләү елын исәпкә алып билгеләнә.

             Иминият пенсияләрен яңадан исәпләү белән беррәттән, 1 августтан пенсияне уртактан финанслау программасында катнашучылар өчен,  тупланма пенсияләрне  һәм ашыгыч пенсия түләүләрен дә кертеп, пенсия тупланмаларыннан түләүләргә дә үзгәрешләр кертеләчәк. Кабат исәпләү алдагы елда пенсия тупланмаларын инвестицияләү нәтиҗәләре буенча үткәрелә.

               "Тупланган коэффициентлар турындагы мәгълүматны шәхси  счеттан (ИЛС) алынган өземтәдә күреп була, аны "Дәүләт хезмәтләре" порталында шәхси кабинет аша җиңел формалаштырырга мөмкин. Август аендагы  арттырып исәпләү автомат рәвештә бара, шуңа күрә пенсионерларга беркая да мөрәҗәгать итәргә кирәкми. Август аенда пенсияләр  билгеләнгән график буенча түләнәчәк», - дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы буенча Социаль фонд бүлеге идарәчесе  Эдуард Вафин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды

Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.

Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев