Буа театры бүген яңа сезонда  беренче юлга кузгалды
Кичә, бүген, иртәгә

Буа театры бүген яңа сезонда беренче юлга кузгалды

24 кешелек төркем белән театр автобусы Саратов ягына юл алды.

Буа дәүләт драма театры артистлары Балашово шәһәрендә “Театральное Прихоперье” Х Бөтенроссия фестивалендә катнашачаклар. Анда В. Маяковский исемендәге Мәскәү драма академия театры, Свердловск, Тамбов, Липецк, Оренбург өлкәләре, Санкт-Петербург шәһәре, Чуашстан республикасы театр коллективлары катнаша. Ә Татарстаннан  берьюлы ике  коллектив килә -  Буа һәм Яр Чаллы театрлары.

Буалылар фестивальдә  “Капитанская дочка” спектакле белән чыгыш ясаячаклар. Тамаша  иртәгә Балашово Мәдәният үзәгендә күрсәтеләчәк.

- Илнең 12 бик көчле театр коллективлары үзләренең иң яхгы эшләрен күрсәтәчәкләр, - дип язалар әлеге фестиваль турында аны оештыручылар.


Нет комментариев