Акча бирмәсәң, син төшкән интим видеоны таратам, дип куркыткан танышын буалы ир-ат
Кичә, бүген, иртәгә

Акча бирмәсәң, син төшкән интим видеоны таратам, дип куркыткан танышын буалы ир-ат

Буа районара тикшерү бүлегеннән алынган мәгълүматларга караганда, буалы ир-ат май аенда шәһәрнең Казан Тракты урамында автомобильдә интим видео төшерә. Аннан әлеге видеода булган кешедән 10 мең сум акча таләп итә. Бирмәсәң, әлеге видеоны таратам, дип яный.

Тикшерү барышында әлеге җинаятьтә шикләнелүченең башка гаепләре дә ачыла. Быел март аенда ул шәһәрнең “АБВГДЕЙКа” балалар бакчасы янында бер кешедән кесә телефонын урлый. Бер айдан соң исә Казан тракты урамындагы урман полосасында бер хатын-кыздан, куркытып, 1 мең сум акча ала.

Хәзерге вакытта Буа районара тикшерү комитеты бу җинаять эшен тикшерүне төгәлләп, судка җибәрде.

Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды

Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.

Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.


Нет комментариев