Әле дә бөтен дөньям авырта, ди ун капчык бодай төялгән ат арбасы тарткан Буа егете Юныс Мифтахетдинов
Буа районы Иске Суыксу авылында узган Авыл көнендә быел да тамашачы өчен ир-егетләрнең ат арбасына ун капчык бодай төяп мәйдан әйләнүе иң кызыклы ярышларның берсе булды. Сәхнә янындагы ат арбасына һәм ун капчык бодайга карап, халык тәмам күзен кыздырып шул ярышның башланганын көтте. Монда җиңүне вакыт хәл итте. Ун капчыкны баштан арбага төяргә, аннан шуны тартып мәйдан әйләнеп килгәчтән, кире бушатырга да кирәк иде. Буа шәһәренең “Батыр” спорт мәктәбеннән көрәшче, тренер Юныс Мифтахетдинов иң җитезе булды. Аңа моның өчен 2 минут та 30 секунд вакыт җитте. Оештыручылар җиңүчегә ун капчык иген һәм кыйммәтле бүләкләр, диде. Без Юнысның телефон аша гына хәлен дә сорашып алдык.
-Иркәләнеп ятырга вакыт юк, җәй бит Но, әле дә бөтен дөньям авыртып тора. Әйе, бүләкләре шәп, оештыручылар кызыксындыра белә, рәхмәт. Җиңүчеләргә шәп телевизорлар бүләк иттеләр. Миңа шул 10 капчык бодай да булды әле, диде ул.
Нет комментариев