Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кичә, бүген, иртәгә

Авыл халкының җирле үзидарәләр җитәкчелегенә соңгы вакытта ышанычы күпкә арткан

Алар булган проблемаларын бергә киңәшләшеп уңай хәл итәләр. Киләчәккә планнар коралар. Еллык отчет җыелышларында да активлык күрсәтәләр. Соңгы берничә ел эчендә Ташкичү авылында (Тимбай җирле үзидарәсе) берничә яңа урам пәйда булды. Элек-электән биредәге халыкка сокланып карыйм. Нинди генә эш бе-лән кәсеп итмиләр алар. Районда иң күп каз һәм кош-корт тотучылар...


Алар булган проблемаларын бергә киңәшләшеп уңай хәл итәләр. Киләчәккә планнар коралар. Еллык отчет җыелышларында да активлык күрсәтәләр.
Соңгы берничә ел эчендә Ташкичү авылында (Тимбай җирле үзидарәсе) берничә яңа урам пәйда булды. Элек-электән биредәге халыкка сокланып карыйм. Нинди генә эш бе-лән кәсеп итмиләр алар. Районда иң күп каз һәм кош-корт тотучылар да алардыр. Идарә территориясендә 6 кибет урнашкан. Мени-пекарняда эш-мәкәр Миләүшә Вәлиева көн саен кайнар ипи һәм камыр ризыклары пешерә. Сыйфатлы булгач, тирә-күрше авыллардан да килеп алалар. Мәктәп, китапханә һәм мәдәният йорты эшли.
Үзидарә башлыгы Радик Вәлиев һәр тармакның эшчәнлегенә бәя биреп узды. Шәхси секторда мөгезле эре терлек һәм сыер ас-раучылар күбәйгән. Дәү-ләткә сөт, ит сату арткан. Республика программасы буенча авыл урамнарында электр линияләренә реконструкция үткәрелгән. Урамнарда яктырткычлар эленгән. Узган ел халык бик теләк белән референдумда катнашкан. Быел да аның уңышлы узачагына ышана алар. Аннан җыелачак акчага нинди эшләр эшләнәсен бергәләп хәл иткәннәр инде. Һәр йортның өченчесендә кое булса да, Ташкичүдә бүген сыйфатлы су белән тәэмин итү мәсьәләсе проб-лема булып кала. Җир астындагы су катламын геодизик эзләнүләр буенча казып караганнар. Тик әлегә сыйфатлысын тапмаганнар.
- Эзләнүләрне киләчәктә дә дәвам итәчәкбез. Бу эш-ләрне башкарып чыгу өчен 28 миллион сум акча таләп ителә. Аз сумма түгел бу. Безгә тырышып эшләргә генә кала,- ди Радик Вәлиев.
Мәдәният йортының түшә-мен алмаштырасы бар. Үзидарәнең моңа беркүпме акчасы булса да, ул җитеп бетми. Җыелышта катнашкан "Ак Барс Буа" агрофирмасының 2 номерлы "Дружба" филиалы директоры Әлфакъ Нигъмәтуллин булышачагын вәгъдә итте.
-Узган ел балалар бакчасына ремонт үткәрелде. Хәзер нәниләр заманча шартларда тәрбияләнеп үсәләр. Безнең гозеребезне уңай хәл иткәнегез, һәрдаим булышып торуыгыз өчен район җитәкчелегенә рәхмәтебезне җиткерәбез,- диде әниләр.
Район башкарма комитеты җитәкчесе Сәлим Даутовның да әйтер сүзе күп иде:
-Бүген сез үзегезнең сәламәтлегегез турында кайгыртырга тиешсез. Урта мәктәптәге спорт залы буш тормасын. Менә районда 3нче спартакиада башланды. Барлык оешмалар да үзләренең командалары белән спорт төрләрендә катнашалар. Авылда да моны оештырып була бит. Элек сездә болар үткәре-лә иде бит,- диде ул.
Әлфакъ Нигъмәтуллин кырчылыктагы күрсәткеч-ләргә тукталды. Дирекция тарафыннан терлекчеләр-гә эшләү өчен уңайлы шартлар булдырылса да, заманча саву җиһазлары урнаштырылса да, сөт җи-тештерүдә кимчелекләр бар. Бүген аларда тәүлегенә 2 тонна сөт савыла. Терлек азыгын урлау очраклары да юк түгел икән. Авылда эшкә яраклы 286 кеше исәпләнә, шуларның 62се генә хуҗалык эшләрендә катнаша.
"Мир" һәм "Заря" бүлекчәләре директоры Сәйдәш Исламов авылларның, биг-рәк тә товарлыклы-сөтчелек тармакларының килә-чәк язмышы турында борчыла.
- Кырык Садакта дүрт савымчыны көн саен Чуашстаннан алып киләбез. Ташкичүдә эшкә яраклы14 хатын-кыз бар, әмма алар төрле сәбәпләр табып, өй-дә утыралар. Нәтиҗәле эшләвебез үзебездән то-ра. Мин савымчы Илгиз Зариповның башкарган хез-мәтен китерер идем. Үз эшен күңелен биреп башкара ул. Авылда ферма ябылудан, тәмам эшсез калудан сакланырга ки-рәк,- диде ул.
Соңгы вакытта сыйфатсыз спиртлы эчемлекләр куллануның артуы турында да күп әйтелә. Аны сатучылар Ташкичүдә дә юк түгел икән. Дөрес, моңа каршы бергәләп көрәшергә кирәктер. Җирле үзидарә , участок инспекторы гына тамырдан үзгәртә алмый. Һәркемнең активлыгы сорала. Җыелыш күңелле нотада тәмамланды. Радик Вәлиев авыл урамнарын тракторлар белән кардан чистартып торуда катнашкан тракторчыларга бүләкләр тапшырды.
Гакыйл КАМАЛЕТДИНОВ.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев