Башта печеньеләр, аннары тортлар, хәзер шоколадлар. Буалылар “тәмлүшкәләрнең”  легаль чыгарылганын каян белә ала
Кичә, бүген, иртәгә

Башта печеньеләр, аннары тортлар, хәзер шоколадлар. Буалылар “тәмлүшкәләрнең” легаль чыгарылганын каян белә ала

Россиядә быел 1 марттан кондитер әйберләрен һәм баллы ашамлыкларны этаплы маркировкалау башланган иде.

 

Иң беренче печенья, мармелад, зефир, пастил,  көнчыгыш татлы ризыклары, вафлялар, шоколадлар,  чикләвекле һәм башка пасталарга мәҗбүри маркировкалау кертелде. Майдан башлап  ипи-булка әйберләре, кондитер азыклары: круассаннар, пирожныйлар, рулетлар, тортлар җитештерүчеләр алдында шундый таләп куелды. 1 июльдән шоколад әйберләре, карамельләр, драже  һәм сагызга мәҗбүри маркировклау  үткәрелә башлады.

Продуктларның маркировкаланган булуы аның легаль җитештерелүен күрсәтә. Товарны Честный знак түләүсез кушымтасы аша скан ясап карасаң, аның җитештерүдән кибеткә кадәр юлын күреп була. Татлы ризыкларны әйләнештән  касса аша мәҗбүри чыгару  киләсе елның 1 июленнән башлана. Ә маркировкаланмаган калган товарны куллану срогы чыкканчы сатарга рөхсәт итәләр.


Нет комментариев