“Буа газы” ЭҖИне техник хезмәт күрсәтү графигын төгәл үтәргә чакырганнар
Татарстан Торак инспекциясе пресс-хезмәтчелеге хәбәр итүенчә, Буаның Гагарин урамындагы йортларның берсендә яшәүче инспекциягә квартирында газ җиһазларына техник хезмәт күрсәтүнең үз вакытында үткәрелмәвенә карата дәгъва белән мөрәҗәгать итә. Инспекторлар, чыннан да, газчыларның әлеге квартирага соңгы визитлары 2025 елның 5 февралендә һәм 2026 елның 9 апрелендә булуын ачыклыйлар. Техник хезмәт күрсәтүләр арасы 14 ай тәшкил иткән. РФ Торак кодексының 157.3 маддәсенең 1 бүлеге нигезендә даими техник хезмәт күрсәтү шартларында гына газ белән тәэмин итү рөхсәт ителә. Закон буенча андый эшләр 12 айдан да озак булмаган срокта башкарылврга тиеш.
Нет комментариев