Буа яңалыклары

"Байрак" газетасы - Буа районы

18+
Рус Тат
Кичә, бүген, иртәгә

Буа медицина училищесында 9 сыйныф базасында бюджет урыннарга укырга керүгә конкурс хасил булган

Буа медицина училищесында 9 сыйныф базасында бюджет урыннарга укырга керүгә конкурс хасил булган

Гөлнара Хисамова, Буа медицина училищесының дәвалау эше һәм шәфкать туташы эше белгечлекләре буенча уку бүлекчәсе мөдире, кабул итү комиссиясенең җаваплы секретаре:

- Медицина училищесында кабул итү комиссиясе 20 июньдә эшен башлады. 2026-2027 уку елына билгеләнгән дәүләт заданиесе буенча 9 сыйныф базасында  шәфкать туташы эше белгечлегенә бюджет урынны 50 кеше, дәвалау эше белгечлегенә 9 сыйныф тәмамлаган 25 кеше, 11 сыйныфтан соң 10 кеше дәгъвалый ала.  Моннан тыш, һәр белгечлек буенча 25әр абитуриент бюджеттан тыш  төркемнәргә кабул ителә ала. 24 июньгә 9 сыйныфтан соң шәфкать туташына, дәвалау эшенә  укырга керүчеләр конкурсында бер бюджет урынга ике кеше туры килә. Абитуриентлардан гаризалар 10 августка, 12.00 сәгатькә кадәр кабул ителә. Әлеге датадан соң конкурс уздырыла. Кабул итү комиссиясе абитуриентларның аттестаттагы уртача баллары һәм психологик  тестлаштыру рәвешендә кабул итү сынавы нәтиҗәсе буенча гомуми рейтинг төзи, аңа карап укырга кабул итүгә тәкъдим ителгәннәр исемлеге ясала. Махсуслаштырылган психологик тестлаштыру абитуриентта медицина хезмәткәренә хас сыйфатларны ачыклауга юнәлтелә. Тестларда шәфкать туташы эше, фельдшер, теш табибы, акушерлык юнәлешендәге  сораулар бирелә. Тест кайсы өлкәдә югарырак потенциаль булуны бик төгәл күрсәтә. Сүз уңаеннан. кабул итү комиссиясе составына район администрациясе вәкиле, баш табиб йөзендә район үзәк дәваханәсе, медицина училищесы директоры, аның уку-укыту эшләре буенча урынбасары, һөнәр берлеге комитеты вәкилләре керә. Абитуриентлар турында барлык мәгълүмат өч төрле программага кертелә. Аларның һәрберсенең торышын «ФИС ГИА» федераль программасы буенча, дәүләт хезмәт күрсәтүләре порталында, edu.tatar.ru сайтында күзәтеп карап була. Барысы да ачык дип әйтәсем килә.   Кабул ителү турында нәтиҗәләр 15 август тирәсендә билгеле була. Алар училище сайтына эленә һәм өстәмә рәвештә укырга узучыларга шалтыратып та чыгабыз.

Икенче ел инде  абитуриентлардан документларны дәүләт хезмәт күрсәтүләре порталы аша онлайн кабул итү практикалана. Бу республиканың башка районнарыннан, хәтта Татарстаннан читтән студентлар кабул итү мөмкинлеге бирә. Мәсәлән, узган ел безгә Беларусь республикасыннан укырга килүче булды.

Укырга кабул ителүче белән дүрт яклы килешү төзелә. Бер якта абитуриент, яки аның законлы вәкиле, икенче якта - директор йөзендә безнең уку йорты, аннары эш бирүче һәм дүртенче якта Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы.  Бездә үзебезнең, Апас, Чүпрәле, Тәтеш, Кама Тамагы, Кайбыч районнарыннан килеп белем алалар. Чыгарылышларны беренче чиратта, вакансияләр булса, үз районнарына эшкә җибәрү карала. Урын булмаса, студент Казандагы 7нче дәваханә, 12нче дәваханә, 18 номерлы дәваханә, РКБ, РОКД,  ДРКБ, МКДЦ, ветераннар госпитале арасында сайлау ясый ала. Хәзер республикада төзелүче яңа модульле ФАПларда яшь фельдшерларга ихтыяҗ зур.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды

Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.

Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев