Буа мөхтәсибәтенең чираттагы март ае видеожурналы дөньяга чыкты.
Анда район тормышындагы дини вакыйгалар хакында күрсәтәләр. Мәсәлән: Буа мәдрәсәсендә узган “Ягез әле, шәкертләр!” бәйгесе, Бөгелмә шәһәрендә узган “Зәйтүнә” мөнәҗәтчеләр фестивале, “Хаҗилар” мәчетендәге ремонт эшләре һәм башка вакыйгалар хакында карагыз.
Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды
Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.
Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.
Нет комментариев