Буа яңалыклары

"Байрак" газетасы - Буа районы

18+
Рус Тат
Кичә, бүген, иртәгә

Буа мөхтәсибәте һәм Троицк чиркәве әһелләре берләшеп хәйрия эшләре башкаралар

Бездәге дус һәм бердәм халык тырышлыгы белән нинди генә хәйрия эшләре башкарылмый!.

 

Бу хакта Буа мөхтәсибәтендә дә, Троица чиркзщве приходында да сөйләделәр.

 “Хаҗилар” мәчете имамы Фәһим хәзрәт Сөләйманов 2013 елда беренче тапкыр иске зираттагы агачларны чистарту проблемасын күтәрә. Карурман кебек – каберләр янына үтә алмаслык чытырманлык барлыкка килгәнгә, ерып чыга алмаслык эш кебек тоела ул. Әмма күз курка, кул эшли. Алан сөйләшеп, берләшеп, кем нәрсә алып килә ала – пычкы, балта, көрәк белән коралланып килә. Әмма алай гына арынып булмый, киләсе елга чистарткан участокларда тагын агач-куаклар үсеп чыгалар. Аннан район халкы – татары, чуашы, урысы һәм башкалар өмә белән эшкә тотына, тамырларны җирдән суырып алырга, ташырга төрле оешма-предприятиеләрдән техника китертелә. Шулай итеп, биш ел эчендә көч-хәл белән территория чистарып кала. Мөселман зиратында чистарту тәмамлангач,  мөхтәсибәт белән Троицк атакае Иоанн Ткачук бергә киңәшләшеп, урыс зиратын да җыештырырга карар кылалар. Берничә атнадан каберлекләр ялтырап кала.

Шулай итеп, шәһәр зиратларына һәркем дога кылып, киңәеп атлап йөрерлек хәлгә китерелә.

– Бу – район халкының уртак тырышлыгы. Нинди генә гозер белән чыксак та, читтә яшәүчеләр дә ярдәм итәргә генә торалар. Чишмәләр төзегәндә, “Кеше приюты”н ясаганда, мәчетләр салганда, ремонтлаганда бик булыштылар, - диде Фәһим хәзрәт.

Соңгын – Бәбки авылы мәчетен халык төзегән, дип әйтсәң була икән. Шул якта яшәүчеләр: “Безнең дә мәчетле буласыбыз килә”, дип Фәһим хәзрәткә әйтәләр. Бу хакта халыкка хәбәр иткәч, төзелешкә акча да әкренләп җыела, техника, эшче куллар белән дә ярдәм итәләр. 36 сутый мәйдандагы чытырманлыкларны чистарткач, төзелеш башлана. Хәзер инде мәчет догачыларны кабул итә. Монда юлчылар гыйбадәт кылып, чишмә суын алып китәләр. Шәһәрнең “Хаҗилар” мәчетендәге чишмәгә дә кем генә килеп су алмый?! Ул халыкка чиста булып аксын өчен аны ремонтлап, фильтрын алыштырып торалар.

Фәһим хәзрәт “Кеше приюты”н да уңышлы проект, дип саный. Биредә милләтенә, диненә карамастан һәркем кайнар ризык белән туклана ала. Рамазан аенда мөхтәсибәт волонтерлары ялгыз карт-карчыкларга, мохтаҗ гаиләләргә ризыклар тараталар. Мөселманы да, православие динендәгесе дщ сыйлана. Кышын исә шәкертләр ялгыз яшәүче өлкәннәрнең өйләренә барып, кар чистарталар. Хәзрәт белдерүенчә, болар барысы да киләчәк буынны бердәмлеккә, шәфкатьлелеккә өнди.

Аерым мисаллар да җитәрлек. Моннан берничә ел элек Көнбатыш бистәсендә укытучы Миләүшә Карпухина өе янгач, берничә ай эчендә яңасын төзиләр. Кышын ике бала белән урамда калган укытучы ханымга яңадан түбәле булырга акчалата да, төзелеш материаллары белән дә күпләр булышалар. Яңа өй берничә ай эчендә өлгерә. Ә калган такталардан терлекләр, кирәк-яраклар тота торган сарай да төзеп бирәләр.

Махсус хәрби операция халыкны тагын бер кат бер йодрыкка төйнәлеп яшәргә өйрәтте. Райондашларның хәлләреннән килгәнчә, ил сагында торучы ир-егетләргә ярдәм җибәрүдән туктаганнары да юк. Шул исәптән, мәхәлләләргә, приходларга йөрүчеләр дә. Аларның бу эш – республика күләмендә үзәкләштерелгән. Район мөхтәсибәте җыйган ярдәмне Татарстан  Диния нәзарәтеннән махсус йөк автомобиле килеп, төяп китә. Шул рәвешле алар кирәк-яраклар, ризыклар, техникаларга запас частьлар, “Урал” мотоциклы озатканнар. Тиздән “Нива” автомобиле дә китәчәк. Ә приходларда тупланган ярдәмне алып китәр өчен махсус машина Казан епархиясеннән килә. Алар да шактый күләмдә гуманитар йөк озатканнар. Приходка йөрүчеләр арасында аерым булышучылар да бар икән.

Бу эштән тыш, республика епархиясе Троицк чиркәве белән бергә берләшеп, Зур Фролово, Ямбулат авылларында гуманитар склад ачтылар. Анар берничә ел дәвамында эшли. Бирегә мохтаҗ гаиләләр киемнәр, кирәк-яраклар алырга киләләр. Кулланган, яхшы хәлдәгеләре дә, яңалары да бар. Тотылганнарын халык китерсә, яңаларын һәм азык-төлекләр җыелмасын епархиянең социаль бүлеге хезмәткәрләре кайтара.

– Халык бердәм булуына гел инанам. Мәсәлән, быел Степановка авылы зиратында часовня төзелешенә күп ярдәм иттеләр, мөселманнар да бу изге эшкә акча бирә, - дип сөйләде атакай Иоанн Ткачук.

Моннан тыш Иске Борындык, Күшке авыллары чиркәүләре ремонтларга да булышучы хәйриячеләр шактый икән.

Мөхтәсибәт белән чиркәү җитәкчелеге гел бергә, төрле чаралар да катнашалар. Һәрбер очрашуда дуслыкка, бер-береңә ярдәмчел булырга өндәп, әлеге үрнәкләрне сөйлиләр. Халык көче тау күтәрә, диюләре шулдыр.

Әлфинур Йосыпова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды

Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.

Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев