Буа яңалыклары

"Байрак" газетасы - Буа районы

18+
Рус Тат
Кичә, бүген, иртәгә

Буа пляжында коткаручы-матрослар суга баткан баланы коткарулары турында сөйлиләр

Буа пляжында коткаручы-матрослар суга баткан баланы коткарулары турында сөйлиләр




Раил Шәрәфетдинов һәм Дмитрий Андреевның Буа пляжында гадәти кизү тору көне була ул. Ял итүчеләр күп, барысы да суга керә, йөзә, чума. Егетләр каланчада, күл өстен күзәтә, һәрвакыттагыча,  уяу. Шунда күл өстеннән “Коткаручылар! Ярдәмгә килегез!”, дип ачыргаланып кычкырган тавыш килә. Коткаручылар секундлар эчендә суга сикереп, гомере кыл өстендә калган баланы ярга алып чыгалар. Дмитрий Андреев  тиз арада ашыгыч ярдәм чакыртырга керешә, чаптырып беренче ярдәм күрсәтү чаралары белән аптечканы алып килә.  Ә бу арада коткаручы-матрос Раил Шәрәфетдинов аңын югалткан баланы тормышка кайтарырга тырыша. Хәл җиңел түгел, һәр секунд санаулы.

- Бала инде суламый иде, пульсы юк. Соңга калмыйк, дип куркытты әлбәттә. Аллаһыга шөкер, аның гомерен саклап кала алдык, ул ашыгыч ярдәм килгәнче аңына килде һәм аякларына басты, - ди Раил Шәрәфетдинов. Шәһәрнең 1 номерлы мәктәбендә башлангыч хәрби әзерлек нигезләре һәм физкультура укытучы Раил Нәҗипович әйтүенчә, төрле гадәттән тыш хәлләрдә каза күрүчеләрне реанимацияләү күнегүләрен алар укучылар белән дәресләрдә дә үтәләр,  үзе дә укуларда булып кайта. Спорт белән дә даими шөгыльләнә:  йөгерү, йөзү, тренажерларда күнегүләр, теннис уйнау –  аныкы.  Дөресен әйткәндә,  Раил Шәрәфетдиновның бу үз гомерендә икенче тапкыр суга батучыны коткаруы. Әле яшүсмер чакта -  күп булса уналты-унҗидедә булгандыр, шактый сулы Карлы елгасы төбенә киткән бер малайны тартып чыгарганы булган.  

Төп һөнәре буенча монтажчы булып эшләүче Дмитрий Андреев белән  алар Буа пляжында быел беренче сезон эшлиләр.  Коткаручылар төркемендә барлыгы тугыз кеше.  Җитәкчеләре  - Буаның “Импульс” универсаль спорт комплексы  директоры Раил Вәлиев. Аның әйтүенчә, коткаручылар сменалап эшлиләр. Һава температурасы 25 градустан югары булган кызу көннәрдә ясалма күл буенда хәтта берьюлы дүрт кеше кизү тора.

- Безнең эшебез берече чиратта ял итәргә килүчеләрне сак булу, суда үз-үзен  куркынычсыз тоту турында кисәтү. Әмма гадәттән тыш хәлләр була калса,  егетләр шунда ук ярдәм итәргә әзерләр, - ди Раил Җәгъфәрович.  Ул шулай ук  пляжга килүче һәркем беренче чиратта үзе куркынычсызлыгын уйларга тиеш, дип белдерә. Балалар олылар озатуында булырга тиеш, суда бер-береңне күздән ычкындырмаска, үз-үзеңә ышанмасаң, тирән урыннарга кермәскә кирәк.  Мәгълүмат өчен: күлнең иң тирән урыны 4,5 метрга җитә.

Сүз уңаеннан,   тиздән коткаручылар дәваханәдән терелеп чыккан баланың үзе һәм әнисе белән очрашачаклар.  Яшүсмернең аларны бик күрәсе килә.  Шулай ук район үзәк дәваханәсе диварларында да әлеге баланың гомере өчен һәм әлеге хәл аның сәламәтләгендә тагын да катлауланулар тудырмасын өчен бар көчен куйган медицина  хезмәткәрләренә дә рәхмәт, диясе килә.

Илсөяр Мөхәммәтҗанова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды

Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.

Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев