Буа районы башлыгы баланы батудан коткаручы райондашыбызга рәхмәт белдерде. Һәм кат-кат суда сак чаралары турында искәртте
Бүген иртәнге сәгатьләрдә Ранис Камартдинов бу хакта социаль челтәрләрдә хәбәр итте.
-Шушы көннәрдә Буа районы территориясендәге саулыкта чак кына бәхетсезлек булмый калды. Күл буенда коткаручы вазыйфасын башкарган Рафаэль Назиповичның профессиональлеге бәрабәренә баланың гомерен саклап кала алдык. Хөрмәтле райондашлар, әти-әниләр! Мин тагын бер кат искәртәм, су ялгышны кичерми. Балаларны су буена үзләрен генә җибәрмәгез. Үзегез дә сак булыгыз. Шушы көннәрдә Буадагы пляж территориясендә балаларның аерым яшь зурлыгына җиткәнче әти-әниләре белән генә кертә башлыйбыз. Исерткеч эчемлекләр алып килгән һәм кулланган очракта да анда керү тыелачак. Моның өчен шуны көннәрдә куркынычсызлыкны тәэмин итү конструкцияләре урнаштырылып бетә, - диде ул.
Коткаручыга рәхмәт йөзеннән символик бүләк тапшырды.
Нет комментариев