Буа яңалыклары

"Байрак" газетасы - Буа районы

18+
Рус Тат
Кичә, бүген, иртәгә

Буа районы башлыгы Ранис Камәртдинов кичә төзелеш һәм капиталь ремонт барган объектларны күздән кичерде.

Ул социаль әһәмияткә ия булган биналарда эшнең барышын бәяләде, алда тоган бурычларны барлады, бигрәк тә уңайлылык тудыру һәм куркынычсызлык тәэмин итү мәсьәләләренә игътибар бирде.



Буа районы башлыгы Ранис Камәртдинов кичә  төзелеш һәм капиталь ремонт барган объектларны күздән кичерде.  Ул социаль әһәмияткә ия булган биналарда эшнең барышын бәяләде,  алда тоган бурычларны барлады, бигрәк тә уңайлылык тудыру һәм куркынычсызлык тәэмин итү мәсьәләләренә игътибар бирде.Иң алдан ул Алших авылы мәктәбендә булды. Биредә агросыйныфка капиталь ремонт үткәрелә. Бүлмәнең тәрәзәләре, идәннәре, җилләтү системалары алмаштырыла, диварлары кабат штукатурлана. Укучыларга фәннәр белән тирәннән шөгыльләнү өчен барлык уңайлыклар тудырыла.  Шул ук авыл җирлегенә караган Кайрево һәм күрше Тимбай авылында “Авыл территорияләрен комплекслы үстерү” программасы кысаларында вак таш түшәлгән яңа юллар ясала.  27 кеше яшәүче Тимбай авылында быел киңлеге 3 метр булган 600 метр юл төзегәннәр.

- Әлеге программа рәхмәтендә аз кешеле авылларда да территорияләрне үстерү мөмкин булды. Менә яшәүчеләргә уңайлылык өчен юллар салына. Биредә фельдшерлык-акушерлык пунктын федераль программа буенча берничә ел элек төзекләндердек иде, - ди район башлыгы.

Сүз уңаеннан, быел авыл территорияләрен комплекслы үстерү программасы нигезендә алты торак пунктта каты өслекле юллар салу  төгәлләнгән.

Кырык Садак авылында район башлыгы почта элемтәсе бүлеге өчен бинаның әзерлеген бәяләде.  Әлеге зур булмаган вагонда ремонт планлаштырыла. Аның кысаларында җитешсезлекләрне читләштереп, эшләүчеләр өчен уңайлы шартлар тудыру күздә тотыла.

Ә Зур Фролово авылында Ранис Рафисович Казан һәм Татарстан митрополиты Кирилл белән берлектә җирле борынгы чиркәүне реставрацияләү барышын тикшерделәр. Биредә төп конструкцияләр  торгызыла. Комиссия башкарылган күләмне югары бәяләде. Аннары фасадны реставрацияләүгә,  әйләнә-тирәне төзекләндерүгә керешәчәкләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды

Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.

Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев