Буа яңалыклары

"Байрак" газетасы - Буа районы

18+
Рус Тат
Кичә, бүген, иртәгә

Буа районы дәүләт автоинспекциясе бүлекчәсе начальнигы вазифаларын вакытлыча башкаручы Рамил Гафуров питбайк кебек бүләкләрнең фаҗига китерүе ихтималын сөйләде

Узган атнада районда яшүсмер катнашында юл-транспорт һәлакәте булды.

Әлеге очрак һәм башка фактлар турында безгә район дәүләт автоинспекциясе бүлекчәсе начальнигы вазифаларын вакытлыча башкаручы Рамил Гафуров сөйләде.

– Рамил Рәшитович, быел 6 ай эчендә райондагы юллардагы  тәртип буенча статистика ничегрәк?

– Ярты ел эчендә районда барлыгы 6 ДТП булды. Берсе шуның бала белән бәйле. Әлеге авария 10 июль көнне в 12 сәгать 5 минутта Вольнистан-Кыят-Яшевка региональ юлының Ташкичү авылыннан ерак түгел урынында булды. “Лада Гранта” автомобиле, йөртүчесе идарәне югалтып, юл кырыена “очты”. Рульдә – 1975 елгы ир-ат, ул 10 яшьлек улын утырткан булган. Нәтиҗәдә бала төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алды, ул район дәваханәсенең хирургия бүлегенә дәвалану уза. Ул иминлек каешы белән каптырылган булган.

– Каеш белән каптырылган дигәннән, балаларның юлда куркынычсыз йөрүен профилактикалау өчен нинди эшләр башкарыла?

– Полициянең участок вәкилләре белән берлектә рейдларга еш чыгабыз. Аның барышында транспорт салонында балаларның автоутыргыч белән йөртү-йөртмәүләрен, җәяүле юлын аркылы дөрес чыгу-чыкмауны һәм башка фактларны тикшерәбез. Быел шул рәвешле 5 “СТОП-карточка” тутырылды. Шуның берсе – велосипедчы балага карата. Ул, кагыйдә бозып, автомобиль юлыннан барган, калганнары мопед белән йөрүчеләргә карата тутырылды. Шулай ук әти-әниләре белән дә аңлату эшләре барды.

– Мопед, мотоцикл, питбайкка утырып җилдерүче яшүсмерләр очрый. Алар зур тизлек белән барып, автомобильчеләргә дә, җәяүлеләргә дә куркыныч тудыралар.

– Әйе, рейд барышында андыйлар да ачыклана. Әти-әни баласына мопед яки питбайк кебек кыйммәтле транспорт чаралары белән бергә фаҗига да “бүләк итәргә” мөмкин. Шул хакта күпме аңлатабыз, барыбер кайберәүләргә барып җитми. Яшүсмерләр дә әти-әниләре үрнәгенә иярәме? Быел апрель аенда Көнбатыш бистәдә безнең хезмәткәрләр патрульдә торганда, питбайкка утырган 14 яшьлек кызны махсус сигнал белән генә туктата алдылар. Ул артына 2010 елгы пассажир утырткан булган. Үзенең һәм юлдашының гомере турында уйламаган яшүсмер. Районның балигъ булмаганнар эшләре буенча комиссия әлеге фактны карады. Нәтиҗәдә, йөртүче кыз исәпкә куелды. Ә әти-әнисенә Россия Федерациясе Административ хокук бозулар турындагы кодексының 5.35 маддәсе нигзендә җәза бирелде.

Бу уңайдан, тагын бер кат өлкәннәрне кисәтәсебез килә: питбайк, мопед кебек бүләкләр балаларга шатлык алып килсә, аларга ачы хәсрәт тә китерергә мөмкин.

Әлфинур Йосыпова.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды

Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.

Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев