Буа районы Яңа Чәчап авылыннан Мусиннар гаиләсе әтиләренең үсмер вакытында Апас якларында урманда эшләгән җирләрне барып күргәннәр
Алар Багыш авылына сәяхәтләрен һәм тирән хатирәләрне редакциягә хат итеп июллады.

«Күптән түгел Апас районы Багыш авылы бәйрәмендә булып кайттык. Бу язмамда авылдашларның җылы очрашуын һәм мәрхүм әтиебезнең әлеге авыл белән бәйле булган гыйбрәтле бер хатирәсен сөйлисем килә. Биредә без әтинең яшьлек елларында урман кискән эзләре буйлап йөрдек, гомер буе Багыш әбинең яхшылыклары турында сөйләгәннәрен искә алдык, аның тасвирлап сөйләгән Шайтан урманнарын үз күзләребез белән күрдек. Бу якларда яшәүче кардәшем, клуб хезмәткәре Сания апа, әйдә әле, Хөрия, җәй матурында бер авыл очрашуы ясап алыйк әле, дигәч бик теләп ризалаштым. Әйдәгез әле, әтинең яшьлеге белән бәйле бит бу яклар, дигәч, улым, туганнарым да барырга риза булдылар. 1948-1950нче елларда Буа якларыннан яшьләр урманга утын, агач күмере әзерләргә йөргәннәр. Егетләр агач кискән, кызлар такта ярган, колхоз тимерчелегенә агачтан күмер әзерләгән. Әти 14-15 яшьлек чагында ат җигеп, кешеләр утыртып колхоз кушуы буенча шунда эшләгән. Ир малайларны гына түгел, авылдан үсмер кызларны да йөрткәннәр. Малайларны аерым йортка керткәннәр. Әтинең Багыш әби, дип инде олыгайганчы сөйләгәнен һич онытасыбыз юк. Әти мәрхүм: бик әйбәт, уңган кеше иде хуҗабыз, дия иде. Багыш әбинең исеме Шәрифҗамал булган. И, кызым, искә төшсә, үзәкләр өзелә инде, кыш көне салкын, юештән өшеп кайтабыз. Өй уртасында зур ап-ак мич тора, шунда тәмле итеп бер казан ашын пешереп куя. Өе җып-җылы, чип-чиста. Безнең өсләр юеш, карлы боз белән каткан. Шуларның барысын да карап, чистартып, шул кызу мичнең эченә куеп, мич буйларына элеп, бияләйләребезне, итекләрбезне киптерә, дип сөйләгәндә күзләре яшьләнгәнгә дә игътибар итмәгәнбез. Әти шулкадәр рәхмәтле иде аңа. Әби безне тәрбияләп торганга каты чирләп китмәгәнбез, диюен дә хәтерлим әле. Әти үзе дә бик ярдәмле, күндәм иде мәрхүм, шуңадыр да, аны аеруча якын иткән Багыш әбисе. Сәфәргали, китер әле, синең итекләреңне эчкәрәк куям, дип аның итек бияләйләрен иң беренче мич эченә куйган. Иртүк, эчләре кипкәнме, дип кат-кат карап эшкә озаткан барысын да. Әтинең төрле хуҗа бар иде, юешләнеп кайткач, ач килеш ятып йоклаган, итекләрен киптерергә урын булмаганга, икенче көнне салкын кар өстендә кипмәгән итек белән эшләүчеләр аз булмады, дип өзгәләнүе дә истә калган. Эшкә йөрүчеләргә ул вакытларда колхоз он бирә торган булган. Онны әтиләр хуҗага биргән. Бу хакта соңрак белдек. Эшләр беткәч, әтине Багыш әби озатып калган. Аның биш кызы булган, армиядән кайткач, бер кызым сиңа дип шаяртуын да әйтә иде әле әти. Ул сүзләр еллар белән онытылган, гомер, сулар аккан. Менә шушы Багыш авылына барыр алдыннан, сүз иярә сүз китеп, сөйләшә башладык. Мин әти вакыйгасын сөйләдем. Сания апа да болар хакында беркүпме белә иде инде. Тукта әле, Хөрия, Мәскәүдән Шәрифҗамал апаның оныгы Таһирә дә кайта, бик матур очрашу була бит бу, ди. Тетрәнеп киттем.

Без бәйрәмдә очрашып, әтиәниләр сөйләгәннәрне искә алдык. Багыш әби дә Яңа Чәчкаптан Сәфәргали, дип бик еш сөйли торган булган. Ә бер хатирә барыбызны да туганлаштырырлык булды. Багыш әби олыгайгач балаларын Яңа Чәчкапка әти янына җибәргән. Барыгыз әле, балалар, аның белән күрешеп күңелемә тынычлык алып кайтыгыз. Ул чакта мин дә яшьрәк булганмын, күп нәрсәне аңлап бетермәгәнмен. Сәфәргали исемле малай безгә урман кисәргә килгәч, колхоз җибәргән онны калдырып китте. Ал, дигәч тә алмады, рәхмәтләр әйтеп калдырды. Бер пот, бик күп иде инде ул. Ул да яшь иде, күңеле белән, бәхиллләп бирдеме икән, шуңа күңелем тыныч түгел. Гомердә кеше әйберенә тимәдем, үлгәнче шуны сорап кайта алмыйсызмы, аны табып, бәхиллеген сорагыз, әле, ди. Әбинең кияве, Таһирәнең әтисе була, 1986 елда Яңа Чәчкапка әтине эзләп килә. Әти мәрхүм ул вакытта җәйге лагерьда эшли. Әти янында тракторда булышып йөргән энем Сәйдәш тә исенә төшерде бу хәлне. Мин техникумда укып йөрим, кайткан төшемә өйдә кунаклар булганын, әти белән әнинең Багыш әбигә күчтәнәчләр биреп, мең бәхил булуларын әйтеп озатканнарын хәтерлим.

Шулай итеп кияве әбигә әтидән бәхиллек алып кайта. Миңа бу хакта Шәрифҗамал әбинең оныгы сөйләгәндә шулкадәр тетрәнеп тыңладым. Мин әйтәм, эх, заманасы да, кешеләре дә затлы булган шул, шулкадәр дә чиста күңелле булганнар, кеше хакына калмыйча яшәгәннәр. Бәйрәмдә шуны да тойдым, авылы белән уңган да, барлыклы да, дөнья малына исе китми торган халык яши монда. Багыш авылы бәйрәмендә без, Сәфәргалинең балалары, оныклары дөньяда кешеләрнең бер-берсенә ярдәм кулы сузып яшәвенең онытылмавына, шул яхшылыклар бик күп еллар үткәч тә матур хатирәләр булып кире кайтуына тагын бер кат инандык.
Хөрия Җиһаншина.
Яңа Чәчкап авылы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды
Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.
Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.
Нет комментариев